Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин гидротехник корылмаларны, күпфатирлы йортларны һәм социаль-мәдәни өлкә объектларын ремонтлау буенча республика һәм федераль программаларның гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте.
Татарстанның Биектау районы Чернышевка авылында урта гомуми белем бирү мәктәбенә капиталь ремонт ясала.
Гомуми мәйданы 1 500 кв. м булган бер катлы мәктәп бинасы Мәктәп урамында урнашкан. Проект буенча монда түбә һәм фасад эшләре, эчке бизәү, эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау планлаштырылган.
Агымдагы елда Татарстанның 42 муниципаль районында 911 йортка капиталь ремонт ясалачак.
Хәзерге вакытта Торак-коммуналь хуҗалыгы фонды электрон аукционнар үткәрүне дәвам итә. 562 йортта капиталь ремонт ясау өчен подряд оешмалары билгеләнгән. Шул исәптән 134 – лифт җиһазларын алыштыру буенча, 428 – төзелеш-монтаж эшләрен башкаруга.
Татарстанның Кукмара муниципаль районының Балыклы авылында клубка капиталь төзекләндерү планлаштырыла.
Капиталь ремонт барышында тәрәзәләр алыштырылачак, идәннәр, фасадлар, түбә һәм эчке инженерлык челтәрләре яңартылачак. Шулай ук биналарның эчке бизәлеше дә башкарылачак.
Алабуга үзәк район хастаханәсендә стационарны капиталь ремонтлауның беренче этабы төгәлләнде. Хәзер биналарда мебель урнаштыралар.
Капиталь ремонт барышында стационарның дүрт катлы бинасында эчке бизәү эшләре башкарылган, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган, аз агымлы челтәрләр ремонтланган һәм яңа медицина җиһазлары урнаштырылган. Шулай ук эчке инженерлык челтәрләре – җылылык, җилләтү, су, электр белән тәэмин итү, канализация тулысынча модернизацияләнгән.
Яр Чаллыда Л.Б.Васильев исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумының гомуми мәйданы 8320 кв. м. булган уку корпусына капиталь ремонт ясалган.
Капиталь ремонт барышында фасад һәм эчке бизәү эшләре башкарылган, түбә, җылыту челтәрләре һәм инженерлык челтәрләре алыштырылган. Шулай ук җиһазлар сатып алынган.