Казанда XIX гасыр мәдәни мирас объектын – Боратынский утарын торгызу тәмамланды. Ремонт-реставрация эшләре «Мәдәният өлкәсендә инфраструктураны үстерү» федераль проекты буенча башкарылган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 1823 елда төзелгән һәлак булган сугышчылар гыйбадәтханәсе-һәйкәленең ремонт-торгызу эшләренең барышын бәяләде. Анда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.
Казанда Дзержинский урамы, 3 нче йорт адресы буенча Деева-Манасеин йортында ремонт-реставрация эшләре дәвам итә.
Проект буенча авария хәлендәге болдырны алыштыру, болдырны һәм ишегалды ягындагы мәйданчыкны ремонтлау, тарихи аналоглар буенча «Ишетү тәрәзәләрен» алыштыру, түбә киртәләрен һәм кар тоткычларын яңарту планлаштырыла.
Менделеевскиның туган якны өйрәнү музеенда ремонт-реставрация эшләре дәвам итә.
Музей «П.К. Ушков һәм К° химзаводлары ширкәтләренең» элеккеге завод конторасы бинасында урнашкан. Бу мәдәни мирас объекты һәм республика әһәмиятендәге тарих һәм архитектура һәйкәле.
Кукмарада уникаль агач төзелеш сәнгате бинасын – Вахитов урамындагы 1870 елда төзелгән ике катлы йортны реставрацияләүгә керештеләр. Биредә шәһәрдә киез итек җитештерүгә нигез салган абыйлы-энеле Комаровлар фабрикасының конторасы урнашкан. Монда шулай ук бертуган абыйларының берсе Николай Васильевич яшәгән.
Ремонт-реставрация эшләре Казан дәүләт яшь тамашачы театры бинасында башланды.
Театр бинасы Островский урамы, 10 адресы буенча урнашкан. Ул 19 йөз ахыры – 20 йөз башында төзелгән, анда сәүдәгәрләр клубы ачылган. 1917 елгы Октябрь инкыйлабыннан соң аны татар мәдәнияте йортына бирәләр, 1923 елда биредә Максим Горький чыгыш ясый. 1940 нчы еллардан башлап Көнчыгыш клубы бинасында яшь тамашачы театры урнаша.