ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстанда мәгариф өлкәсендә капиталь ремонт программасы буенча 213 объект ремонтланачак. 33 мәктәп, интернат-мәктәп, балалар йортлары һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгеннән – 8шәр дәүләт контракты төзелгән, 11шәр аукцион уздырылган, дәүләт контрактлары 11 мартка кадәр төзеләчәк, калган 14 объект буенча аукцион һәм дәүләт контрактлары бәяләмәсе март аена планлаштырылган.

Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Барлык муниципаль районнарны тоташтырып киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Капиталь ремонт программасы буенча, өстәмә лимитны исәпкә алып, 42 муниципалитетта 911 күпфатирлы йорт исемлеге төзелде. Шул исәптән 222 йортта лифтларны алыштыру, 677 йортта гомуми төзелеш эшләре һәм 11 йортта бу эшләрнең ике төре дә башкарылачак. 


28
февраль, 2025 ел
җомга

Алабуга үзәк район хастаханәсендә стационарны капиталь ремонтлауның беренче этабы төгәлләнде. Хәзер биналарда мебель урнаштыралар.

Капиталь ремонт барышында стационарның дүрт катлы бинасында эчке бизәү эшләре башкарылган, тәрәзәләр һәм ишекләр алыштырылган, аз агымлы челтәрләр ремонтланган һәм яңа медицина җиһазлары урнаштырылган. Шулай ук эчке инженерлык челтәрләре – җылылык, җилләтү, су, электр белән тәэмин итү, канализация тулысынча модернизацияләнгән.


27
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында республиканың кирпеч заводлары җитәкчеләре катнашында киңәшмә узды. Очрашуны министр урынбасары Илшат Гыймаев үткәрде.

Киңәшмә барышында оешмаларның 2024 елда кирпеч җитештерү буенча эшчәнлегенә йомгаклар ясалды, әлеге тармактагы агымдагы вәзгыять анализланды. Катнашучылар шулай ук 2025-2026 елларга төп бурычларны билгеләделәр.

Татарстанның Алексеевск районында Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигать музей-тыюлыгы бинасына капиталь ремонт ясау төгәлләнеп килә.

Хәзерге вакытта объектның оператив әзерлеге 87% тәшкил итә.

Төзүчеләр Чишмә павильонын һәм тау башына баскыч салуны, брусчатка җәюне төгәллиләр. Фонтанны ремонтлау һәм түбәнге чишмәне төзекләндерү эшләре дә төгәлләнә.


26
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

2025 елда Татарстанда халыкны эш белән тәэмин итүнең 49 үзәгенә капиталь ремонт ясалачак.

Капремонт исемлегенә республиканың 44 муниципаль берәмлегендәге мәшгульлек үзәкләре керә. Мәсәлән, Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Баулы, Буа, Зәй, Лениногорск, Чистай, Мамадыш һәм башка шәһәрләрдә.


25
февраль, 2025 ел
сишәмбе

Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт төзелеше дәвам итә. Бу подваллы ике катлы бина булачак, гомуми мәйданы 8 620 квадрат метр. Ул 120 урынга исәпләнгән.

Хәзерге вакытта объектның оператив әзерлеге 40% тәшкил итә. Белгечләр фасад һәм түбә ябу эшләренә керештеләр. Шулай ук барлык инженерлык челтәрләре – су белән тәэмин итү, канализация, аз агымлы челтәрләр һәм җылылык монтажлана.


24
февраль, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстанда илкүләм проектлар, дәүләт һәм республика программалары буенча социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү дәвам итә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү планнары турында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Торак төзелеше планнары турында Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International