Татарстан 2025 елга куелган торакны файдалануга тапшыру планын үтәде һәм арттырып үтәде. Якын көннәрдә республикада узган ел билгеләнгән планканы узып китәргә исәп тоталар.
Торак тапшыру буенча еллык план 88 процентка үтәлгән, 2 млн 869 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин шундый мәгълүмат китерде.
Республикада 2 млн 848 мең кв. м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 87% тәшкил итә.
Торак төзелеше программаларын гамәлгә ашыру буенча еллык план 71%ка үтәлгән. Бу хакта узган шимбәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Татарстанда торак төзелешенең еллык планы 69% ка үтәлгән – төзүчеләр 2 млн 244 мең кв.м. файдалануга тапшырган. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Бу хакта узган җомгада Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Торак төзелеше өлешендә еллык план тулаем алганда 60% ка үтәлгән. Республика буенча 1 млн 960 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.
Татарстанда 3 майга торакны файдалануга тапшыру планы 48 процентка үтәлгән, 1 млн 570 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Коммерцияле төзелеш буенча 11% тапшырылган – бу гомуми мәйданы 186 мең кв.м.дан артык булган 35 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека программасы буенча еллык план 43% ка үтәлгән. Быел төзелергә тиешле 35 йортның 6сы тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы 69 мең кв. м. тәшкил итә. Планның иң зур үтәлеше индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча теркәлгән. Монда 1 млн 314,5 мең кв. м. файдалануга тапшырылган.
Узган шимбәдә Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак төзелеше программалары буенча эш турында хәбәр итте.
22 мартка булган мәгълүматларга караганда, торак төзелеше буенча еллык план 35% ка үтәлгән, 1 млн 145 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. Коммерцияле торак төзүчеләр планлаштырылган күләмнең 4% ын тапшырган. Төзелгән 15 күпфатирлы йортның гомуми мәйданы 61 мең кв. метрдан артып китә.
Торак төзелеше планнары турында Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Торак төзелеше өлкәсендә 8 февральгә план 17% ка үтәлгән, 552 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.