Мамадыш районының Кызылтау авылында 2025 елда башланган 1993 елда төзелгән ике катлы мәдәният йортына капиталь ремонт дәвам итә. Объект «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына кертелгән.
Питрәч районының Көек авылында «Гаилә» илкүләм проекты буенча 340 урынлы балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. Объектта эшләр 2025 елда башланган һәм аны 2027 елда файдалануга тапшыру планлаштырыла. Агымдагы елда финанслау 204,5 млн сум тәшкил итә.
Азнакай шәһәрендә №18 «Елмаю» балалар бакчасы бинасында капиталь ремонт бара. Эшләр «Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләне яклау» федераль программасына кертелгән, финанслау күләме 58 млн сумнан артык.
Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсендә 2025 елда башланган 260 урынлык балалар бакчасы төзелеше дәвам итә. «Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләгә ярдәм» федераль программасы кысаларындагы эшләргә 603 млн сум бүлеп бирелгән.
Агымдагы елда ТР Төзелеш министрлыгы 5 илкүләм проектны гамәлгә ашыруда катнаша.
Казанда Ярослав Гашек урамында урнашкан 302 нче ике телле балалар бакчасына капиталь ремонт ясалган. Эшләр «Гаилә» илкүләм проектының «Гаиләгә ярдәм» федераль программасы кысаларында башкарылды.
Кукмарада абыйлы-энеле Комаровлар фабрикасы конторасы бинасын реставрацияләүнең 1 этабы тәмамлана – үтәлеш 96% ка бәяләнә.
Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау буенча федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыруның актуаль мәгълүматларын җиткерде.
Капиталь ремонт барышында тулы бер эш комплексы башкарылган, нәтиҗәдә балалар өчен иң уңайлы шартлар тудырылган һәм халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә керү мөмкинлеге тәэмин ителгән.
Объект 75 млн 297 мең сум финанслау белән «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль программасына кертелгән.