Быел Татарстанда 7,9 млрд сумлык 234 мәгариф объекты ремонтланачак. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов ТРда илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча республика комиссиясенең муниципалитетлардагы комиссияләр белән уртак утырышында белдерде. Чарада шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин катнашты.
«Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» Федераль проекты кысаларында Татарстан Республикасында 117 медицина учреждениесе капиталь ремонтлана. «Эшләрнең гомуми үтәлеше 90% тан артык тәшкил итә», – дип хәбәр итте ТР Төзелеш архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә.
«Иң яхшы сметчик» һөнәри осталыкның X юбилей Бөтенроссия конкурсының финалы 3-4 августта Казанда узачак. Ярышлар КДАТУ мәйданчыкларында һәм Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта узачак. Анда тантаналы бүләкләү һәм чараның ябылу тантанасы да узачак.
Казанский ДСК» ҖЧҖ баш технологы Наталья Красиникова һәм «ТЕПЛОПАНЕЛЬ КАМА» ҖЧҖ башкарма директоры Денис Зеленцов (Татарстан Республикасы Сәнәгать кластеры резиденты) «Төзелеш тармагы лидерлары» III бөтенроссия идарәчеләр бәйгесенең ярымфиналына үттеләр.
Социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау барышы турында ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
2023 елның 17-20 октябрендә Санкт-Петербургта III Халыкара төзелеш чемпионаты узачак. Быел анда 25 шәхси һәм команда номинациясе тәкъдим ителәчәк, алар 3 блокка бүленгән – төзелеш, объектларны проектлау һәм төзелеш проектын идарә итү.
«Иң яхшы йорт. Иң яхшы ишегалды» күп фатирлы йортларда идарә итүнең иң яхшы практикаларының II Бөтенроссия конкурсына старт бирелде.
Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында 2023/2024 елгы җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.
Казанда Самосыров полигонын рекультивацияләү буенча эшләр дәвам итә. Бүгенге көндә объектта төзелеш-монтаж эшләре 70 процентка диярлек башкарылган.
Самосыров полигонын рекультивацияләү «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» Федераль программасы буенча үткәрелә.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Иннополиста Россия экспертизалары ассоциациясе тарафыннан оештырылган Идел буе федераль округының башкарма хакимият органнары вәкилләре белән киңәйтелгән округ киңәшмәсендә катнашты.