ЯҢАЛЫКЛАР


30
октябрь, 2024 ел
чәршәмбе

Территорияләрне үстерү фонды Татарстан Республикасының коммуналь инфраструктураны модернизацияләү өчен финанс ярдәме алуга яңа гаризасын хуплады.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының Түбән Әлки авылындагы яңа авыл мәдәният йортына проект документациясе таләпләренә туры килү турында нәтиҗә бирде.

Казанның «Салават Күпере» торак районында күпкатлы социаль ипотека йорты төзелеп беткән. Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Мәхәббәт» ТКсындагы 1-1-1 номерлы яңа торак йортка проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирде.

 


29
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Түбән Камада 35а микрорайонында «Перинаталь үзәкле Түбән Кама балалар район хастаханәсе» ДАССОның 3 нче балалар поликлиникасы төзелеше тәмамлана. Объектта төзелеш-монтаж эшләре 94% ка тәмамланган.


28
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә торак, социаль-мәдәни объектлар төзү, инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү программаларының гамәлгә ашырылуы турында мәгълүмат бирде.

Республика һәм федераль программалар кысаларында инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү барышы турында ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин сөйләде.

Татарстан Республикасында торакны файдалануга тапшыру буенча гомуми план 93% ка үтәлгән, 2 млн 921 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте. 


25
октябрь, 2024 ел
җомга

Казанда биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү 76% ка башкарылган.  Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.


24
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «Ак таулар» мәдәни-рекреацион кластерын төзекләндерү эшләре тәмамланды.

Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының Күәм авылында Һ.Такташ урамындагы паркны төзекләндерү эшләре төгәлләнде.

 

Төзелеш-монтаж эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә башкарылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International