Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия ҖҮФХИнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Эдуард Һиалеев һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак - коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин озатуында пенитенциар ведомство учреждениеләрендә-Казанда урнашкан 1 нче һәм 2 нче тикшерү изоляторларында булды, шулай ук яңа тикшерү изоляторын төзү барышы белән танышты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы төзелеше барышы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Татарстан Республикасы Мәдәният министры Ирада Әюпова һәм башкалар озата йөрде.
Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районының Бөгелмә шәһәрендә Владимир Ленин урамындагы скверны төзекләндерүнең бер өлеше төгәлләнде. Төзекләндерү мәйданы 11700,0 кв. метр тәшкил итә.
ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү дисциплинасы һәм предприятие һәм оешмаларның энергия ресурслары өчен бурычлары турында сөйләде.
Агымдагы атнада Менделеевск районында мәктәпкәчә белем бирү оешмаларын ремонтлау буенча республика программасы тулысынча төгәлләнде. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
The overhaul of 67 apartment buildings in 12 municipalities continues in Tatarstan
Татарстан Республикасы Идел буе федераль округында индивидуаль торак йортлар төзү буенча лидер булып тора. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча гомуми мәйданы 2 млн 60 мең кв. метр булган 15 262 йорт тапшырылган.
Татарстан Республикасы Апас муниципаль районында «Үзәкләштерелгән клуб системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 54 нче филиалы - Карамасар авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды.
Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районының Теләче авылында Үзәк паркны төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Эшләр «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы кысаларында алып барылды.
Бүген Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыруның якынча нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Фикер алышуда республика Икътисад министрлыгы һәм Төзелеш министрлыгы вәкилләре катнашты.