ЯҢАЛЫКЛАР


30
август, 2024 ел
җомга

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Елмай» яңа балалар паркында һәм төзекләндерелгән Фукс скверында булды.

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Р.Зорге урамындагы 93, 93а, 95 нче йортларның ишегалды территорияләрендә булды.


29
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда М-14 микрорайонындагы 133 нче күп профильле «Гаилә» лицеенда булды. Аны ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов озата йөрде.

1 сентябрьдән республика Төзелеш министрлыгында массакүләм мәгълүмат чараларының Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге темаларны иң яхшы яктыртуга конкурсы старт ала.     

Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Биектау авылында яңа мәктәп объектның проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды.


28
август, 2024 ел
чәршәмбе

2024 елның 9 сентябрендә Казанда «Төзелеш экспертизасы институтын үстерү»VIII Халыкара конференциясе узачак. Чара Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә узачак.


27
август, 2024 ел
сишәмбе

«Кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне үстерү» форумы кысаларында Калугада Уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларының IX Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.

Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау өлешендә төзелеш-монтаж эшләре 86% ка үтәлгән, сезонлы эш төрләре - 84%. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.


26
август, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген “Казан Экспо” Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында түгәрәк өстәл артында республика нефть химиясе продукциясен төзелеш тармагында куллануны киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, нефть – газ химиясе предприятиеләре һәм профильле уку йорты - КДАТУ җитәкчеләре, проект, төзелеш оешмалары һәм заказчы хезмәтләре вәкилләре катнашты. Очрашуның модераторы булып ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International