ЯҢАЛЫКЛАР


26
август, 2024 ел
дүшәмбе

Калугада Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр форумы булды. Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыруда төп чараларның берсе булып тора. Форум кысаларында Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру өлкәсендә I Милли премия җиңүчеләрен бүләкләү булды, анда Татарстан “Ишегалларын төзекләндерү” программаларын гамәлгә ашыру буенча иң яхшы төбәк номинациясендә җиңүче булды. Форумда республиканы ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Мәҗит Салихов тәкъдим итте.

Социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


23
август, 2024 ел
җомга

Казанда «Иң яхшы сметачы: регионнар лигасы» Бөтенроссия төзелеш өлкәсендә һөнәри осталык конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Бүләкләүдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге тарафыннан Казан шәһәре Совет районының «Весна» торак комплексындагы яңа гомуми белем бирү мәктәбенең проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирелде. Бу 95 нче «Икән» табигый-фәнни лицее. 


22
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде.

Бүген Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында «Иң яхшы сметачы: Регионнар лигасы» төзелеш өлкәсендә һөнәри осталык конкурсын ачу тантанасы булды. Тантаналы ачылышта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.


21
август, 2024 ел
чәршәмбе

Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр форумы - уңайлы шәһәр мохите булдыруда төп чараларның берсе. Анда РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашачак. Спикерлар федераль һәм төбәк хакимият органнары һәм үсеш институтлары вәкилләре, Россиянең әйдәп баручы архитекторлары, урбанистлар һәм дизайнерлар булачак.


20
август, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Hәисе Рөстәм Миңнеханов Алабуга шәһәренең тарихи үзәгендә берничә объектта булды. Аны Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов, туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов озата йөрде.

Казанның Мәскәү районында 2 нче номерлы татар гимназиясенең өч катлы яңа корпусы төзелә. «ТР ГИСУ» ДКУ мәгълүматы буенча, биредә остазлык мәктәбе урнашачак.


19
август, 2024 ел
дүшәмбе

Социаль объектлар төзелеше буенча актуаль мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International