ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында торакны файдалануга тапшыру планы 82% ка үтәлгән, 2 млн 587 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин әйтте.


16
август, 2024 ел
җомга

Казан метрополитенының икенче линиясенең беренче участогын төзү барышы турында Рөстәм Миңнехановка “Казметрострой” АҖ генераль директоры Марат Рәхимов хәбәр итте.

Республика Төзелеш министрлыгында узган «түгәрәк өстәл»дә эре төзүчеләр һәм банклар вәкилләре катнашында күчемсез милек базарының актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар.


15
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Кичә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов катнашында Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районында торак-коммуналь хезмәтләр өчен халык түләүләрен җыюны тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмә Горький исемендәге мәдәният үзәгендә узды. Комитет җитәкчесе Зөлфәт Хәбибуллин, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар һәм идарәче компания вәкилләре катнашты.

Бүген Төньяк Осетия – Алания Республикасы делегациясе РСО-Аланиядә илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны тәэмин итү идарәсе башлыгы Марат Дзарасов җитәкчелегендә республика Төзелеш министрлыгында булды.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан республиканың Лаеш муниципаль районының Усады авылында төзелгән яңа уку йортына проект документациясе таләпләренә туры килү турында бәяләмә бирелде. Объект «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.


14
август, 2024 ел
чәршәмбе

Казанда 22-24 сентябрьдә узачак БРИКС дәүләт башлыклары саммитына яңа объектлар төзү һәм территорияләрне төзекләндерү буенча зур күләмдә эшләр башкарыла.


13
август, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының «ВНИИ труда» ФДБУ цифрлы платформасында Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эш бирүчеләрдән перспективалы кадрлар ихтыяҗы турында сораштыруның 2024 елның 15 августына кадәр озайтылуы турында хәбәр итә.


12
август, 2024 ел
дүшәмбе

Проект 2022 елдан гамәлгә ашырыла, хәзер «Спорт станциясе» торак комплексында «Чемпионнар йорты» төзелеше төгәлләнә. Объектны карауда ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев катнашты.


10
август, 2024 ел
шимбә

Кадерле дуслар! Хөрмәтле коллегалар, тармак ветераннары! Ел саен җәй һәм төзелеш сезонының иң кызган вакытында без дөньяда иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе — төзүче һөнәрен зурлыйбыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International