ЯҢАЛЫКЛАР


20
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә, авыл җирлегендә яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмати-консультация төркеменең күчмә кабул итүе булды. Консультацияне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммугаль хуҗалык Министрлыгының юридик бүлек белгече А.Р. Якупова үткәрде.


19
ноябрь, 2013 ел
сишәмбе

Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонада подрядчы оешмалар белән үткән киңәшмәдә,  углерод җепселләре җитештерә торган “АЛАБУГА-ВОЛОКНО” ААҖ заводын төзү сораулары каралды. Әлеге киңәшмәне Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ю.Л. Аляшев үткәрде.

Түбән Кама районының шәһәр тибындагы Кама Аланы бистәсендә, республика бюджеты чаралары хисабына, универсаль спорт-уен мәйданы ачтылар. Кама Аланы халкы, әлеге бүләкне, Казандагы Универсиада вакытында намуслы хезмәте өчен алды.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, ТР муниципаль оешмаларында халыкка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күп функцияле үзәкләрен урнаштыру сораулары буенча киңәшмә булды.

Бүген ТР Дәүләт Советында 2013 елның 25 июненнән 52-ЗРТ номерлы “ТРның күп фатирлы йортларындагы гомуми милекне капиталь ремонтлауны оештыру турында”гы  һәм аны тормышка ашыру турындагы ТР Законының төп положениеләренә багышланган матбугат конференциясе булды.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы матбугат хезмәте тарафыннан массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе игълан ителде.


18
ноябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Ижтимагый палатасы карамагындагы торак-коммналь хуҗалык өлкәсен иҗтимагый контрольдә тоту буенча эшче төркем, 21 ноябрь көнне, 15:00дән 18:00гә кадәр  “Казан шәһәренең торак-коммуналь өлкәсендәге проблемалар” дигән темага “кайнар линия” үткәрәчәк.

ТР Азнакай муниципаль районы Тумутук һәм Вахитов авылларында участок полиция хезмәткәрләре өчен административ-торак комплекслар төзү эше сентябрьдә башланган иде.

Узган ялларда, ТР Бөгелмә муниципаль районының Акбаш авылында, тантаналы рәвештә заманча күп функцияле үзәк ачылды. Авылның иске клубы 1959 елда төзелгән, ә фельдшер-акушерлык пункты балалар бакчасында иде, мондый хәл авыл кешеләренә уңайсызлыклар тудырды. Яңа күп функцияле үзәктә китапханә, клуб һәм ФАП бар. Үзәкнең тантаналы ачылышы хөрмәтенә бәйрәм концерты оештырылган иде.

2013 елның17 ноябрьдә “Казан” халыкара аэропортында “Боинг” самолеты һәлакәткә очрау сәбәпле, Татарстан Республикасында, авиаһәлакәттә һәлак булганнарның туганнарына чаралар җыю өчен, махсус хисап ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International