Төзүчеләр комплекслы эшләр башкарды: хоккей тартмасын һәм хоккей боксларын сүттеләр, терәк диварны кордылар, бокс подиумнарын һәм коллектор каналын ныгыттылар.
Татарстан 2025 елга куелган торакны файдалануга тапшыру планын үтәде һәм арттырып үтәде. Якын көннәрдә республикада узган ел билгеләнгән планканы узып китәргә исәп тоталар.
2026 елның 1 гыйнварыннан республиканың күпфатирлы йортларында гомуми мөлкәтне капиталь ремонтлауга кертемнең минималь күләме артачак һәм гомуми мәйданның квадрат метры өчен 10,16 сум тәшкил итәчәк.
ЦТС биржасында Татарстанда Төзелеш өлкәсенең 150 оешмасы теркәлгән: 100 подрядчы һәм 50 тәэмин итә торган оешма. Якын арада алар исәбенә тагын 27 компания керәчәк.
Агымдагы елда капиталь ремонт һәм балаларны савыктыру лагерьларын төзү буенча республика программаларына 20 объект керде. Финанслау 970 млн сумнан артып китте.
Ел саен мәгариф өлкәсендә капремонт буенча иң масштаблы эшләр башкарыла, шул исәптән агымдагы ел да. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган утырышта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
Социаль-мәдәни объектларны капиталь ремонтлау буенча гаять зур эш тулысынча төгәлләнгән. Быел ул 34 республика, дәүләт һәм федераль программалар кысаларында алып барылды. Ел башыннан 15 млрд сумлык 713 объект ремонтланган. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин китерде.
Төзүчеләр кардиология бүлегенә комплекслы капиталь ремонт ясаганнар. Аерым алганда, эчке бизәү эшләре башкарылган, эчке инженерлык челтәрләре һәм вентиляция системасы яңартылган, янгын сигнализациясе урнаштырылган.
Казан Ратушасында «Россиянең иң яхшы 100 товары» Бөтенроссия конкурсы һәм 2025 елда «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.