Ел башланганнан бирле Татарстанда 2 млн. 367 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Шуларның 117 мең кв. метры – соңгы айларда. Еллык планны үтәү 80%ка якын. Биш муниципаль район еллык планны тулысынча үтәгән. Бу – республиканың Биектау, Тукай, Питрәч, Апас һәм Лаеш районнары. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, 2020 елда республикада социаль-мәдәни объектлар төзү һәм җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү 9 программа кысаларында алып барыла. Хәзерге вакытта шуларның берсе «Спорт» тармагында төгәлләнгән инде, аның кысаларында 86 универсаль спорт мәйданчыгы, 7 чаңгы базасы һәм Зеленодольскта ябык футбол манежы төзелгән.
Балалар бакчаларын төзү программасы буенча 22 объект төзү каралган. 21 йортта эшләр тәмамланган. Тагын бер объект төзелеп бетү стадиясендә.
«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча агымдагы елда 51 башлангыч медик-санитар ярдәм объекты төзелә. 30 ноябрьгә фельдшер-акушерлык пунктлары төзелеше тулысынча тәмамланырга тиеш. Шундый 43 объект бар, 37 ФАПта эшләр тәмамланган. 25 декабрьгә 7 амбулаториядән калган 3 амбулаторияне һәм гомуми практика табибының бер офисын файдалануга тапшыру планлаштырыла.
«Сыер абзарлары һәм сарык фермалары төзү» программасы буенча 7 объектның 3сендә эшләр тәмамланмаган әле. 4 райондагы биш объект "Силос-сенаж траншеяларын төзү" программасы буенча төгәлләнеп килә. Агымдагы елда барлыгы 79 шундый объектлар төзелә.
Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру кысаларында программага 62 объект кергән, шуларның 36сы инде файдалануга тапшырылган. 25 объектта эшләр тәмамланып килә. Моннан тыш, эшләр Кече шәһәрләр конкурсында җиңгән 3 объектта да алып барыла. Әлеге юнәлеш кысаларында Мамадыш шәһәрендә бер объект файдалануга тапшырылган.
«Мәдәният» тармагында 12 авыл клубы төзү планлаштырыла. Программа паспорты нигезендә эшне август ахырында төгәлләргә кирәк иде. Әмма әлегә кадәр 4 объект тапшырылмаган. Министр срокларын өзгән муниципаль берәмлекләр башлыкларын эшләр барышын контрольдә тотарга һәм кыска вакыт эчендә аларны тәмамларга чакырды.
Авыл җирлекләре советларының 11 бинасының 7сен төзү дәвам итә.
Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең блок-модульле пунктларын төзү кысаларында программаның паспортында каралган барлык объектлар да - 21 объект та эшли.
Министр Татарстанда торак төзелеше барышы турында аерым сөйләде. Хәзерге вакытта социаль ипотека программасы кысаларында 2 мең 631 фатирлы 90 йорт файдалануга тапшырылган. 40 йорт төзелеше дәвам итә. Шулардан 35 объект әзер диярлек, 5се уртача әзерлектә.
2020 елда инвестицион торак төзелеше программасы буенча, план нигезендә, 177 күп фатирлы йортны файдалануга тапшырырга кирәк иде. Бүгенге көндә 133 күп фатирлы йорт тапшырылган, ягъни еллык планның 70%ы. Калган 44 йорт әзер диярлек.
Шәхси торак төзелеше өлешендә еллык планның 93% ы үтәлгән яки 9,9 мең йорт файдалануга тапшырылган.
Дәүләт ярдәме программалары буенча гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итүгә килгәндә, министр сүзләренчә, күп балалы гаиләләргә торак бирү буенча еллык план тулысынча үтәлгән. Барлык 46 гариза бирүче торак өчен сертификатлар алган.
Агымдагы елда торак өчен 47 яшь гаилә субсидия алырга тиеш. 21 ноябрьгә аларның 46сына субсидия бирелгән.
Мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр тарафыннан 23 сертификат рәсмиләштерелгән, шуларның 19ы тормышка ашырылган инде. Барлыгы 24 кеше.
Ятим балаларга торак бирү программасы буенча 2020 елда 600 гражданның торак шартларын яхшырту планлаштырыла. Дәүләт торак фонды һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы арасында 584 бина килештерелгән. Шулардан 304 сатып алучы белән наем килешүе төзелгән, 104 торак бинага Дәүләт торак фонды тарафыннан милек хокукы теркәлгән, 92 торак бина сату алды әзерлеге уза, төзелеп килүче йортларда 84 торак урын бар.
Азакта Марат Айзатуллин төзелештә хезмәтне саклау вәзгыяте турында хәбәр итте. Дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектларда ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тарафыннан ел башыннан 2 мең 337 тикшерү уздырылган. 566 тәртип бозу ачыкланган, шуларның 529ы бетерелгән. Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре бу чорда 1 мең 227 тикшерү үткәргән. 128 карар буенча штрафларның гомуми суммасы 5 млн. 538 мең сум тәшкил иткән. Тагын 1 мең 521 оешма – үзлегеннән оешучы оешма тарафыннан тикшерелгән.
Йорт социаль ипотека программасында катнашучылар, предприятие хезмәткәрләре, яшь гаиләләр һәм ятим балалар өчен төзелгән. ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды «Салават Күпере»микрорайонында 340 фатирлы торак йорт төзелешен тәмамлады. Ул «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты ярдәмендә төзелгән. Торак йортта 17 кат, ике подъезд, фатирларның гомуми торак мәйданы 15 мең квадрат метр тәшкил итә. Барлык фатирлар да чиста бизәкләү эшләренә тапшырыла, сантехника, электр плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, электр энергиясен исәпкә алу счетчигы, җылылык регуляторлары һәм мәгълүматларны ерактан торып санауның автомат системасы белән җиһазландырылган. Быел Дәүләт торак фонды республика шәһәрләрендә һәм районнарында 273,6 мең квадрат метр мәйданлы 4,9 мең фатирлык 130 йорт төзүне инвестицияли. Рәссәйдә 2019 елдан башлап Рәссәй Президенты Владимир Путинның «май Указлары» нигезендә эшләнгән «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты тормышка ашырыла. Илкүләм проект бурычларының берсе-торак төзелеше күләмен елына 120 млн.кв. метрдан да ким булмаган күләмдә арттыру.
Бүген Казан энергетика көллияте мәйданчыгында «Электромонтаж»компетенциясе буенча WorldSkills региональ чемпионатын ачу тантанасы узды. ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыров конкурста катнашучыларга сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, чемпионат һөнәри белем бирүнең сыйфатын күтәрергә ярдәм итә. «Бу әһәмиятле вакыйга яшьләргә үзләренең белгешләрен, белемнәрен күрсәтү, тәҗрибә һәм яңа танышулар алу мөмкинлеге бирә. Сезгә ярышларда уңышлы чыгыш ясавыгызны, уңай эмоцияләр алуыгызны һәм, әлбәттә, иң югары бүләкләргә ия булуыгызны телим», - диде Илдус Насыйров. Исегезгә төшерәбез, «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты Татарстанда 13 ноябрьдән 7 декабрьгә кадәр уза. 1000нән артык катнашучы WorldSkills Russia 143 компетенциясе һәм WorldSkills Russia Juniors 95 компетенциясе буенча ярышачак. Конкурсның төбәк этабында җиңүчеләр «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) милли чемпионаты финалында катнашачаклар.
11-13 ноябрьдә Мәскәүдә узган XXVIII «Төзелеш сәнгате 2020» Халыкара архитектура фестивалендә (Кунак ишегалды күргәзмә комплексы) Татарстан Республикасы проектлары «Рәссәй Төбәкләре» смотр-конкурсының «Шәһәр мохите һәм комплекслы шәһәр проектлары» номинациясендә югары бүләккә-алтын билгегә лаек булды. Фестивальне Рәссәй Архитекторлар берлеге оештырды. Фестивальнең темасы - архитектура һәм шәһәр төзелешендә заманча тенденцияләрне эзләүгә һәм ачыклауга юнәлдерелгән, «Мәңгелек». «Рәссәй Төбәкләре» Смотр-конкурсы Рәссәй төбәкләрендә һәм шәһәрләрендә архитектура-шәһәр төзелеше сәясәтенең һәм практикасының иң яхшы мисалларын ачыклау, яшәеш мохитен булдыруга яңа алымнар, Рәссәйдә шәһәр төзелеше эшчәнлеген активлаштыру һәм үстерү, архитектура практикаларын, оригиналь концепцияләрне, инновацион чишелешләрне популярлаштыру һәм тормыш-көнкүреш мохитен системалы үстерү максатыннан үткәрелде. Күргәзмәдә Татарстан экспозициясе «Йөз еллар аша Татарстан архитектурасы» дигән исем астында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган иде. Республика экспозициясен әзерләүдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы җитәкчелеге астында ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы, Казан шәһәренең Архитектура идарәсе, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты, «Татинвестгражданпроект» ДУП, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фонды катнашты.
Татарстан Республикасында күп фатирлы торак йортларга капиталь ремонт барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Әйтик, агымдагы 2020 елда республикада капиталь ремонт программасына 1 066 күп фатирлы торак йорт кертелгән. ТР Дәүләт торак инспекциясе мәгълүматлары буенча, хәзерге вакытта 765 йортта эшләр тәмамланган. Шуларның 424е Дәүләт торак инспекциясе тарафыннан кабул ителгән.
Бүгенге көндә социаль-мәдәни өлкә объектларын ремонтлау буенча берничә программа төгәлләнгән инде. Мәдәни билгеләнештәге объектларга капиталь ремонт ясау программасы (37 объект ремонтланган), мәдәният тармагы мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт ясау (8 объектта эшләр тәмамланган), 21 спорт объекты, 7 балалар сәламәтләндерү лагеры, 5 яшьләр үзәге, 7 муниципаль архив бинасы капиталь ремонтландган. Шулай ук урманчылыклар биналарына (14 объект) капиталь ремонт тәмамланган.
«Мәгариф» тармагында гамәлдәге дүрт программа буенча 478 объект ремонтлана.
Балалар бакчаларын капиталь ремонтлау программасы буенча бары тик 2 объект буенча гына эшләрне тәмамларга калган. Программага барлыгы 87 балалар бакчасы кертелгән.
17 ресурс үзәгенең 4се эшләнеп бетмәгән әле.
Уку корпусларын һәм тулай торакларны капиталь ремонтлау программасы кысаларында ике объект тәмамланган; бер объектта эшләр әле дәвам итә.
Җылы бәдрәфләрне ремонтлау программасы буенча 193 объектта эшләр тәмамланган, программа 85%ка үтәлгән.
«Сәламәтлек саклау» тармагында 2 программа гамәлгә ашырыла. 23 объектта ремонт планлаштырылган.
Әйтик, сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау буенча эшләрне сигез объектның берсендә тәмамларга калган. Медицина стационарларының 9сы ремонтланган, шул ук вакытта 6 объектта эшләр дәвам итә.
Авыл хуҗалыгында 7 программа гамәлгә ашырыла. Болар – сыер абзарларын, ындыр табакларын, машина-трактор паркларын, яшелчә саклагычларын, кошчылык фермаларын, ат фермаларын капиталь ремонтлау программалары, шулай ук ветеринария берләшмәләре һәм авыл хуҗалыгы идарәләре биналарын капиталь ремонтлау программасы. Соңгы программа төгәлләнгән. Башка 6сы буенча эш уртача 93% ка башкарылган.
Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкәгә капиталь ремонт ясауның башка программалары турында да сөйләде. Аерым алганда, яшүсмерләр клубларын капиталь ремонтлау программасы тәмамланып килә. 13 объект ремонтланган инде, 3 объектта эшләрне тәмамларга калган.
Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы биналарны капиталь ремонтлау дәвам итә. Программада өч объект бар, эшләр 1 объектта бара. Илкүләм гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте идарәсе объектларын капиталь ремонтлау 8 объектта тәмамланган, 6сы әлегә эштә.
Социаль хезмәт күрсәтү биналарын капиталь ремонтлау программасына 37 объект кертелгән. Программаның зур өлеше башкарылган – 5 объектта эшләр бара.
2020 елда Татарстанның коммуналь комплексында инженерлык системаларын модернизацияләү буенча берничә мөһим программа гамәлгә ашырыла. Хәзерге вакытта 4се – индивидуаль җылыту системасына күчү, урамнардагы утларны торгызу, республика бюджет учреждениеләрендә казаннарны алыштыру программалары, шулай ук халыкны чиста су белән тәэмин итү программасы тәмамланган.
Эштә бер программа калган – су бүлү системаларын модернизацияләү. Аңа 27 объект кертелгән, шуларның 21е буенча эшләр тәмамланган, 6 объектта эшләр график нигезендә бара.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча республика ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин җитәкләде. Утырышны башлап, Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә республика Хөкүмәтенең даими контролендә булган системалы мәсьәләләр дә, федераль дәрәҗәдә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр дә бар. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов гамәлгә ашырыла торган программаларга, җылылык әзерләү һәм җибәрү, шулай ук торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен норматив җайга салуга багышланган доклад белән чыгыш ясады. Алексей Фролов сүзләренә караганда, 12 ноябрьгә күпфатирлы йортларда гомуми милекне капиталь ремонтлау буенча эшләрнең фактик үтәлеше 99,5% тәшкил итә. Агымдагы елда гомуми мәйданы 6,4 млн.кв. метр булган 1 066 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясау планлаштырылган. Программада шулай ук 138 йортта 378 лифт алыштыру каралган.
Сәламәтлек саклау учреждениеләрен капиталь ремонтлау Президент программасы ярдәмендә бина яңа кыяфәткә ия булды. Базарлы Матак авылында район үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар корпусына капиталь ремонт тәмамланды. Хәзерге вакытта яңартылган бинада җиһазлар урнаштыралар. Капиталь ремонт буенча Президент программасы ярдәмендә сәламәтлек саклау учреждениесе яңа кыяфәткә ия булды. Ремонтка республика бюджетыннан 62 млн. сум бүлеп бирелгән. Шул ук акчага йогышлы авырулар бүлеге янындагы территория төзекләндерелде һәм җиһазлар сатып алынды.
Бүген Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин «Татлизинг» ТР ДУП коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Ул-Хафизов Илнар Фәнил улы. Билгеләү турындагы тиешле боерыкка ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры кул куйды. Илнар Хафизовны яңа вазыйфада тәкъдим итеп, Марат Айзатуллин, аның тармакта эшләү тәҗрибәсе коллектив белән идарә итү линиясен дөрес һәм профессиональ рәвештә дәвам итәргә һәм куелган бурычларны нәтиҗәле үтәргә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте. Илнар Хафизов ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде.
Белешмә өчен: Илнар Хафизов 1984 елның 14 июлендә ТАССРның Кукмара районы Әсән-Елга авылында туган.
2006 елда В.И. Ульянов-Ленин ис. Казан дәүләт университетын «филолог»белгечлеге буенча тәмамлый, 2015 елда - Казан (Идел буе) дәүләт университетын «Оешма менеджменты» белгечлеге буенча.
2008 елдан 2011 елга кадәр — Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитетының мәдәният бүлеге башлыгы;
2011 елның мартыннан 2011 елның ноябренә кадәр — Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы;
2011 елдан 2015 елга кадәр — Мамадыш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе;
2015 елның октябреннән 2020 елның октябренә кадәр — Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе;
2020 елның ноябреннән – «Татлизинг» Татарстан Республикасы Дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры.
11 ноябрьдә Рәссәй Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин Рәссәй Төзелеш министрлыгы коллективына ведомствоның яңа башлыгы Ирек Фәйзуллинны тәкъдим итте. Аны Төзелеш министрлыгы башлыгы вазифасына билгеләү турындагы указга сишәмбе, 10 ноябрьдә, Рәссәй Президенты кул куйды. Элегрәк ул Рәссәй Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары вазыйфасын башкарган иде, яңа вазыйфада Ирек Фәйзуллин Владимир Якушевны алыштырды, ул ведомство белән 2018 елның маеннан җитәкчелек итте. «Ирек Әнвәр улының белемнәре һәм практик тәҗрибәсе ведомствога эшендә югары нәтиҗәләргә ирешергә һәм тармак алдында Рәссәй Федерациясе Президенты Владимир Путин куйган барлык бурычларны үтәргә ярдәм итәчәк. Хәзер төзелеш комплексы барлык мөһим мәсьәләләрне хәл итү өчен беркайчан да уңайлы вакыт кичерә. Президент һәм премьер-министрны тулы аңлау һәм ярдәм итү, шулай ук квалификацияле кадрларның күп булуы ил икътисадының әйдәп баручы секторларының берсе буларак төзелешне һәрьяклап үстерү өчен менә дигән нигез тудыра. Безнең Рәссәйнең Төзелеш тармагын дөньяда иң алдынгыларның берсе итү мөмкинлеге бар»,-дип ассызыклады вице-премьер.
Ирек Фәйзуллин ышаныч белдерүләре өчен рәхмәт белдерде һәм вице-премьерга ирешелгән күрсәткечләр артачак, дип ышандырды. «Без, ирешелгән темпларны киметмичә, әлеге юнәлештә актив эш алып барачакбыз. Рәссәйнең Төзелеш Министрлыгы алдында якындагы ун елга иң мөһим бурыч – биш миллион гаиләнең тормыш сыйфатын күтәрү тора. Бу бары тик комплекслы якын килү – яңа сыйфатлы торак төзү, авария хәлендәге йортларны күчерү, уңайлы шәһәр киңлекләрен булдыру, административ киртәләрне бетерү, капиталь ремонт үткәрү һәм башка бик күп мөһим темалар аркасында гына мөмкин. Владимир Владимирович Якушев җитәкчелегендә башкарылган эш, һичшиксез, сизелерлек нәтиҗәләргә китерде. Агымдагы елның гыйнварыннан мин ведомство эшенә чумдым һәм команданың югары профессионализмында һәм бердәмлегендә шик юк. Барлык ориентирлар да аңлашыла, без тармак алдына куелган бурычларны үтәячәкбез», - диде Рәссәй Төзелеш министрлыгы башлыгы.
Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан 2021 елда капиталь ремонтның барлык программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итү турында карар кабул ителде. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте. Агымдагы елда социаль өлкә объектларын капиталь ремонтлау буенча 26 программа тормышка ашырыла. Әйтик, «мәгариф» линиясе буенча 2020 елда ресурс үзәкләренең 17 бинасына капиталь ремонт ясау планлаштырылган. 9 ноябрьгә 12 объектта ремонт тәмамланган. Биш объектта эшләр дәвам итә. 6 ел эчендә Татарстанда әлеге программа буенча 65 учреждение ремонтланды. Шулай ук бу юнәлештә мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы да тормышка ашырыла. 2020 елда 172 объектны ремонтлау планлаштырылган. 9 ноябрьгә 36 гомуми белем бирү мәктәбендә, 3 махсус (кадет) мәктәптә, 44 функциональ зонада һәм 83 мәктәпкәчә белем бирү оешмасында ремонт тәмамланган. 6 объектта эшләр бара. 8 ел эчендә әлеге программа буенча 1 313 мәгариф учреждениесе ремонтланды, шулардан 749 муниципаль, 65 коррекцион һәм 5 кадет мәктәбе, 379 балалар бакчасы, 115 объектта функциональ зоналар булдырылды. Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, мәгариф объектларын яңарту Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мөмкин булды. Моннан тыш, 2020 елда 16 яшүсмерләр клубының матди базасын төзекләндерү һәм ныгыту планлаштырылган. 9 ноябрьгә өч объектта эшләрне тәмамларга калган. Программаны гамәлгә ашыру 5 ел эчендә республикада барлыгы 141 яшүсмерләр клубы ремонтланган. ТР яшьләр үзәкләре биналарын (корылышларын) капиталь ремонтлау һәм матди базаны ныгыту программасы буенча эшләр 2 объектта алып барыла, өч объектта эшләр тәмамланган. Әлеге программаны тормышка ашыру 2 ел эчендә яшьләр үзәкләренең алты бинасы ремонтланган. Төзелеш министрлыгының беренче урынбасары шулай ук хәбәр иткәнчә, ремонт эшләре барлык балалар сәламәтләндерү лагерьларында да тәмамланган. «Мәдәният» линиясе буенча 2020 елда Татарстан Республикасының 37 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенә капиталь ремонт ясау планлаштырылган. 9 ноябрьгә 30 объектта ремонт тәмамланган, җиде объектта эшләр дәвам итә. Программаны гамәлгә ашыруның 5 ел эчендә барлыгы 153 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе ремонтланган. Татарстан Республикасы авыл җирлекләре советлары биналарына капиталь ремонт эшләре тулысынча төгәлләнгән. Әлеге программаны тормышка ашыруның 4 ел эчендә барлыгы 189 бина ремонтланган.