ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин быел беренче сыйныфка барачак хезмәткәрләрнең балаларына портфельләр тапшырды.
Конкурска 2024 елның октябреннән агымдагы елның сентябренә кадәр әзерләнгән мәкаләләр, телевизион сюжетлар, мәгълүмати, аналитик һәм яңалык материаллары кабул ителә.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында лифт җиһазларын техник таләпләргә туры китерү һәм Татарстан лифтларын күпфатирлы йортларда урнаштырылган имин эксплуатацияләүне тәэмин итү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Чистайда Энгельс урамы буенча 3,537 км озынлыктагы суүткәргеч челтәрләрне реконструкцияләү төгәлләнгән. Объект 191,469 млн сум финанслау белән «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты программасына кергән.
Бүген Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Казан Экспо» МВКДА «Республика нефть химиясе продукциясен төзелеш тармагында куллануны киңәйтү» темасына түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Чараның модераторы булып ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин чыгыш ясады.
Аның төп вакыйгаларының берсе – «Kazan Oil, Gas&Chemistry» халыкара нефть-газ һәм химия күргәзмәсе булды.
Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль программасы буенча 8227 кв.м мәйданда алып барыла.
Торакны файдалануга тапшыру буенча еллык план 81% ка үтәлгән, бу 2 млн 638 мең кв. м тәшкил итә.
Татарстаннан килгән 16 катнашучының 6сы уңайлы шәһәр мохитен булдыруның иң яхшы проектларының X Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады. Бүләкләү тантанасы «Казан Экспо» да «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» Бөтенроссия форумы кысаларында узды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин тапшырды.
Татарстанның дүрт районында – Баулы, Кукмара, Менделеевск һәм Арча районнарында ябык футбол манежлары ачылды. Видеоэлемтә буенча ачылу тантанасында РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин һәм башкалар катнашты.