ЯҢАЛЫКЛАР


21
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Казанга эш сәфәре кысаларында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин «Казан Экспо» мәйданчыгында «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» Бөтенроссия форумы кысаларында күргәзмә белән танышты. Россия Федерациясе Премьер-министрын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озата йөрде.


20
август, 2025 ел
чәршәмбе

Лаеш районының Сокуры авылында Г.Р. Державин исемендәге күп профильле лицейның яңа корпусын төзеп бетерделәр. Өстәмә уку урыннары булдыру буенча эшләр Татарстан Республикасы Рәисе инициативасы белән башкарылды.

Бүген Россия Федерациясе субъектлары шәһәрләре мэрлары Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында булдылар. Экскурсия «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә уза торган «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» X Бөтенроссия форумы кысаларында оештырылды.


19
август, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 20-21 августында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәгендә «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» X Бөтенроссия форумы узачак. Форумда илнең 89 төбәгеннән 100дән артык эксперт һәм 1500 катнашучы катнашачак. Чараны Россия Төзелеш министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән берлектә һәм ДОМ.РФ үсеш институты ярдәмендә оештыра.


18
август, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ребус-2025» халыкара форумының пленар утырышында катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды.

Быел форумда Россиядән һәм 35 чит илдән 2,5 мең спикер һәм эксперт катнаша.

Татарстан Республикасында күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасының гомуми үтәлеше бүгенге көнгә 76%, сезонлы эшләрне башкару – 85% дип бәяләнә. 545 йортта ремонт эшләре бара. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

«Яңа уку елына әзерлек финиш сызыгына якынлаша. Беренче сентябрьгә дүрт республика һәм дүрт федераль программа кысаларында барлык 213 мәгариф объекты ремонтланачак», – дип хәбәр итте ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында үткәрелгән республика киңәшмәсендә.

Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының Чернышевка авылында капиталь ремонттан соң яңартылган Скрементов исемендәге мәктәпне ачу тантанасы булды. Ачылу тантанасында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов катнашты.

Әлеге мәктәп авыл җирлегендә соңгы ике елда ачылган икенче белем бирү учагы – узган ел биредә Боратынский исемендәге мәктәп төзелгән иде.

 


15
август, 2025 ел
җомга

Казанда фехтование буенча республика олимпия резервы спорт мәктәбе төзелеше төгәлләнеп килә.  Спорт корылмасын төзү Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән мөмкин булды.

 


14
август, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгында узган эшлекле киңәшмәдә торак фондының, социаль өлкә һәм җылылык белән тәэмин итү объектларының алдагы җылыту чорына әзерлеге турында фикер алыштылар. Штабның чираттагы утырышын ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International