2017 елның 15 сентябрь көнендә Идел Буе федераль округында Рәсәй Федерациясе Президентының тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары, Олег Машковцев Идел Буе төбәгендә торак-коммуналь хуҗалык объектларын 2017-2018 елларда көзге-кышкы периодына әзерләнү мәсьәләсе буенча округ киңәшмәсен үткәрде. Киңәшмә эшендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин катнашты.
Бүген Казанда “Салават күпере” торак комплексында социаль ипотека программасы буенча төзелгән 340 фатирлы йортка күченделәр. 11-4 булган Айрат Арсланов урамындагы 8нче йорт күченү буенча микрорайонда унынчысы.
2017 елгы капиталь ремонт программасында Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре буенча 21 күпфатирлы торак йортны төзекләндерү планлаштырылган иде. Капиталь ремонт буенча 10 йортта җылы белән тәэмин итү системасын, 15 йортта салкын су белән тәэмин итү системасын, 6 йортта кайнар су белән тәэмин итү системасын, 18 йортта су бүлү системасын, 15 йортта электр белән тәэмин итү системасын алмаштыру, 10 йортта түбә төзекләндерү, 17 йортта фасад яңарту, 21 йортта подъездларны ремонтлау һәм 6 йортта подвал бүлмәләрен төзекләндерү эшләре башкарылды. Барлык эшләр дә төгәлләнде, ЭТИС буенча сатып алуларны чагыштыру актлары, капиталь ремонт эшләре төгәлләнгәннән соң милекчеләрнең җыелышларының эшләрне кабул итеп алу турындагы беркетмәләре тапшырылды. Капиталь ремонты тәмамланган күпфатирлы йортларны эксплуатациягә тапшыру актлары имзаланды.
2017 елның 12 башлап 15 сентябренә кадәр " Казан ярминкәсе " күргәзмә үзәгендә 19-нчы тапкыр төзелеш тармагы һәм торак-коммуналь хуҗалыгы белгечләре өчен кулланучылар, партнерлар, клиентлар һәм заказ бирүчеләр белән күрешү өчен бердәнбер диярлек профессиональ мәйданчык булган Халыкара Көзге төзелеш форумы уза. Форум программасында бизнес-бурычларны тормышка ашырырга һәм төзелеш комплексы белгечләренә тармакның үсешенең көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышырга мөмкинлек бирәчәк күпсанлы эшлекле чаралар планлаштырылган. Әлеге проект кысаларында – мастер-класслар уздыру мәйданчыгында,– күргәзмәнең компанияләр-катнашучыларның өзлексез режимында үз продукцияләрен күрсәтергә һәм аларның үзлекләрен һәм техник үзенчәлекләрен тәкъдир итәргә мөмкинлеге бар.
2017 елның 13 сентябрь көнне Татарстан Респуликасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына" Казанда "Салават Күпере" торак комплексының "11-4 номерлы 340 фатирлы торак йорт" объекты буенча техник регламентлар һәм проект документлары таләпләргә туры килә торган бәяләмәсе (№183/р) бирелгән.
2017 елның 12 сентябрендә "Казан Ярминкәсе" Күргәзмә үзәге базасында XIX Халыкара көзге төзелеш форумы кысаларында "Елның иң яхшы электригы" һөнәри осталык конкурсының III этабы узды. Конкурсантлар " Фатирның торак йортының электр челтәрләренә тоташтыру монтаж схемасы" практик биремен үтәгәннәр. Иң яхшы электрик булып Филиппов Николай Александрович билгеләнде- электромонтер буенча электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү "ҖЧҖ ЖЭК-54". 2 урынны Фәтхуллин Дамир госман улы - " ТЭК-38" ҖЧҖ электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер. 3 урынны Михайлов Рудольф Михайлович алды - " ТЭК-41" ҖЧҖ электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү буенча электромонтер.
Быел Казанда 340 йорт яны территорияләре төзекләндерелде. Башкарылган эшләр нәтиҗәсендә 11 зона төзекләндерелде. Алар арасында футбол-баскетбол кыры (288 кв.м.), спорт зонасы (120 кв.м.), хуҗалык зонасы (35 кв.м.), ял итү зонасы (380 кв.м.), урам китапханәсе һәм балалар өчен берничә зона: алты яшьтән зур балалар өчен уен зонасы (213 кв.м.), 3 яшь һәм аннан зуррак балалар өчен ике уен зонасы (130 кв.м. һәм 156 кв.м.), 2 яшьтән зур бабалар өчен уен зонасы (36 кв.м.). Төзекләндерү эшләрен башкару өчен 11,9 млн сум акча тотылды.
Бүген Әлмәт шәһәренән социаль ипотека буенча фатирлар алучысының ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гимаев белән очрашу үтте. Кабул итү барышында министр урынбасары төзелеш мәйданында агымдагы вәзгыять турында сөйләде һәм программа катнашучысын кызыксындырган сорауларга җавап бирде. Шулай ук "Фон", "Свей", "Вектр" һәм "СтройКом" компанияләренең өлешләп төзүчеләре белән очрашу оештырылды, анда И. С. Гимаев күрелә торган чаралар һәм, гомумән, озак барган төзелешләр буенча вазгыять турында сөйләде.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гимаев XIX Халыкара Көзге төзелеш форумын башлап җибәрде. Чара 12-15 сентябрь көнәрендә Казанда, " Казан ярминкәсе "күргәзмә үзәгендә үтә. Илшат Гыймаев шулай ук хәбәр иткәнчә, быел күргәзмәдә 60 тан артык компания катнашачак. Татарстан Республикасының төзелеш комплексы– Рәсәй Федерациясендә иң динамик рәвештә үсүче комплекс. Торак программаларын гамәлгә ашыру, социаль-мәдәни һәм спорт өчен билгеләнгән яңа объектлар төзү, сәнәгый төзелеш өлкәсендә эре проектлар – болар барысы да республикага берничә ел дәвамында бу өлкәдә лидерлык позицияләрен тотып калырга мөмкинлек бирә, " – дип ассызыклады И. С. Гимаев. Чыгышының ахырында Илшат Гыймаев барлык катнашучыларга форумда конструктив эш һәм яңа эшлекле контактлар теләде.
2017 елның 6 октябрьдә Казанда ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә Төбәкара клиник-диагностика үзәге (ТКДҮ) һәм "КАЗАН-ЭКСПО" оештырган "Сәламәтлек архитектурасында хәзерге заман инженерлык системалары" (Modern Engeneering Systems, MES) фәнни-гамәли конференциясе узачак. MES – бу заманча медицина үзәген ничек яхшырак проектларга һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә IT-системаны оештырырга, иҗтимагый биналар проектлауганда комфорт һәм куркынычсызлык тәэмин итү турында фикер алышу мәйданчыгы. Форумның программасы белән meskazan.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин.