ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында 210 меңнән артык кеше үз электрон җайланмаларына Дәүләт Хезмәтләре мобиль кушымтасын урнаштырган.

Проект гражданнарга күрсәтелә торган коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшырту өчен Төзелеш министрлыгы һәм Россиянең Цифра министрлыгы белән гамәлгә ашырыла.


30
декабрь, 2024 ел
дүшәмбе

Яңа ел алдыннан ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин гадәттәгечә «Теләкләр чыршысы» гомумроссия хәйрия акциясендә катнашты. Быел бәйрәм чыршысыннан министр республика балаларының теләкләрен белдергән сигез открытканы алды.


28
декабрь, 2024 ел
шимбә

Татарстан Республикасында федераль һәм республика программалары буенча барлык капиталь ремонт объектлары төгәлләнгән. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

2024 елда күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясау программасын гамәлгә ашыру турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

2019-2024 елларда Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга 32,8 млрд сум каралган. 352 объект төзелгән һәм реконструкцияләнгән, шулай ук 648 авария хәлендәге бинадан кеше күчерелгән (2024 ел ахырына кадәр өстәмә рәвештә 17 бинадан күчерү планлаштырыла).


27
декабрь, 2024 ел
җомга

Казанда реконструкциядән соң биологик чистарту корылмалары (БЧК) файдалануга тапшырылды. Чистарту корылмаларында эшләр «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында башкарылды.


26
декабрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Саба районында «Үзәкләштерелгән клуб системасы» муниципаль бюджет учреждениесенең 7 нче филиалы – Иштуган авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды.


25
декабрь, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2024 елгы эш йомгакларына багышланган 17 нче номерлы эш төркеме утырышы узды, аны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары, 17 нче эш төркеме урынбасары Дамир Шәйдуллин уздырды. Чарада Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык комитеты әгъзасы, 17 нче эшче төркем җитәкчесе Марат Нуриев катнашты.


24
декабрь, 2024 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Лаеш районында урнашкан Габишево авылында заманча универсаль спорт залы төзелеп беткән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International