«Безнең ишегалды» программасы кысаларында 5 ел эчендә Татарстанда 5 мең 174 ишегалды төзекләндерелгән. Бу хакта Татарстан шәһәрләрен үстерү институты директоры Наилә Зиннәтуллина ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә хәбәр итте.
Татарстанда «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектына кергән 40 объекттан, Бөтенроссия конкурсында җиңгән ике объекттан һәм республика программасына кергән 22 объекттан торган җәмәгать урыннарын төзекләндерү программасын тулысынча төгәлләделәр. Узган 2 атна эчендә подрядчылар Яр Чаллы шәһәрендәге соңгы объект – парк буенча эшләрне тәмамлады. Шул рәвешле, агымдагы елда 64 җәмәгать урыны төзекләндерелде. Эшләр республиканың барлык муниципалитетларына да кагылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә сөйләде.
Татарстан Республикасында 3 млн 287 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган – план 104% ка үтәлгән. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның йомгаклау утырышында торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар. Чара Республика Төзелеш министрлыгында узды, аны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Абдуллин алып барды.
Казанның «Салават Күпере» торак районының «Мәхәббәт» торак комплексында 112 фатирлы йортка күчү башланды.
Уку үзәге эшли башлаганнан бирле меңләгән белгечне укытып кына калмады, ә үз эшенең бөтен бер плеядасын формалаштырды, аларның белемнәре һәм тәҗрибәсе Татарстанның күп кенә төзелеш проектлары нигезенә салынды.
Татарстан мәктәпләрне капиталь ремонтлау эшләре тулысынча башкарылган төбәкләр рәтенә керде. Бу хакта «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы секретаре Владимир Якушев хәбәр итте.
Тулаем алганда, ил буенча эшләр 15 төбәктә тәмамланган, дип билгеләде ул.
Казанның Совет районында «Ракета» спорт-сәламәтләндерү комплексы капиталь ремонтланган.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында Үзбәкстан Республикасының Андижан өлкәсе проект һәм подряд оешмалары вәкилләре делегациясе белән очрашу булды. Очрашуны Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин уздырды.
Казанның 3-4 сыйныф укучыларының 1,5 меңнән артыгы ТКХ нигезләре буенча «Безнең хезмәтебез – сезнең уңайлык» дигән интерактив квестта катнашты.