Татарстан Республикасында торакны файдалануга тапшыру буенча гомуми план 93% ка үтәлгән, 2 млн 921 мең кв.м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин хәбәр итте.
Казанда биологик чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү 76% ка башкарылган. Эшләр «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.
Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында «Ак таулар» мәдәни-рекреацион кластерын төзекләндерү эшләре тәмамланды.
Татарстан Республикасы Әтнә муниципаль районының Күәм авылында Һ.Такташ урамындагы паркны төзекләндерү эшләре төгәлләнде.
Төзелеш-монтаж эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә башкарылды.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин Луганск Халык Республикасының Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә эш сәфәре кылды, анда объектларны җылыту чорына әзерләүнең барышы белән танышты.
Татарстанда мәгариф өлкәсендә 185 объекттан 7 федераль һәм республика капремонт программасы кысаларында Менделеевск районында бер генә балалар бакчасында эш бара (республика программасына керә). Бүгенгә әлеге объект буенча үтәлеш 99% тәшкил итә.
Татарстанда мәгариф өлкәсендә 185 объекттан 7 федераль һәм республика капремонт программасы кысаларында Менделеевск районында бер генә балалар бакчасында эш бара (республика программасына керә). Бүгенгә әлеге объект буенча үтәлеш 99% тәшкил итә.
Агымдагы елда Россия Федерациясе субъектларында «Инфраструктура менюлары» инициативасы проектларын гамәлгә ашыру кысаларында, Россиянең милли муллык фонды заем акчаларын җәлеп итеп, «Каенлык» планлаштыру проекты территориясе өчен насос станциясе булган суүткәргеч» объектында һәм Казан шәһәре Идел буе районының М-14 микрорайонында төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнде.
Татарстан Республикасы Питрәч районының Көек авылында 260 урынлык балалар мәгариф оешмасы төзелеше тәмамланган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казандагы объектларда булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин, Республика Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова, мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы Комитеты рәисе Иван Гущин, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев озата йөрде.