Татарстан Республикасы Алексеевск районының Кыр Шонталысы авылында республика программасы кысаларында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктын төзеп бетерделәр.
«Безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру турында «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды җитәкчесе Наилә Зиннәтуллина ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә сөйләде. Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.
Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, тиздән программа буенча юл эшләрен тулысынча төгәлләү планлаштырыла. Хәзер юл эшләре буенча гомуми үтәлеш 96% тәшкил итә. 21 районда юл эшләре тулысынча төгәлләнгән. 30 сентябрьгә кадәр тагын 90 ишегалдында эшләрне төгәлләү планлаштырыла.
Татарстан Республикасы Әлмәт районының Яңа Кәшер авылында Мәктәп урамы, 1в йортындагы мәктәпне ремонтладылар.
Ике катлы мәгариф учреждениесенең гомуми мәйданы 2179,1 кв. метр тәшкил итә.
Татарстан Республикасында торак тапшыру буенча гомуми план бүгенге көнгә 89% ка үтәлгән - 2 млн 797 мең кв. м. файдалануга тапшырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә инженерлык инфраструктурасы программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү, инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль берәмлекләр белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында 2024-2025 елгы җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышын уздырды.
Татарстан Республикасы Лаеш районының Кече Кабан авылындагы балалар бакчасында төзелеш-монтаж эшләре төгәлләнгән. Яңа «Самолет» мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе 260 урынга исәпләнгән.
Салават күпере микрорайонында зур күппрофильле поликлиника төзү дәвам итә. Яңа медицина учреждениесе «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча төзелә. Ул 60 мең кешегә, шул исәптән күрше районнардан да, хезмәт күрсәтәчәк. Сменага 750 кешегә исәпләнгән.
12 мең кв. м мәйданлы поликлиника үз эченә балалар һәм өлкәннәр поликлиникасын, хатын-кызлар консультациясен, травматология пунктын, ашыгыч медицина ярдәме станциясе филиалын алачак.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгында массакүләм мәгълүмат чараларының Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге темаларны иң яхшы яктырту конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.
Конкурска Татарстан Республикасында төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык темаларын яктыртучы массакүләм мәгълүмат чараларында басылган яисә узган елның октябреннән агымдагы елның сентябренә кадәр эфирга чыккан язмалар, телевизион сюжетлар, мәгълүмати, аналитик материаллар һәм яңалыклар кабул ителә.