Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак коммуналь-хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан Республикасында коры төзелеш катнашмаларын җитештерүче “Баулюкс” группа компанияләренең бушлай семинар-презентациясенә чакыра.
Чараның төп темалары: “Баулюкс” коры төзелеш катнашмасының технологик һәм экологик өстенлеге; ГИБ проектында “Баулюкс-Группа”ның инновацион технологияләре һәм җитештергән продукты; Татарстан Республикасының төзелеш базарында “Баулюкс-Группа”ның технологик потенциалы; коры төзелеш катнашмаларын җитештерү өлкәсендәге уңышлары һәм аларның төзелеш урыннарында кулланылышы; күпер төзегәндә, фундамент төзегәндә куллана торган махсус цемент лар һәм ремонт әйберләре, җитештерә торган продуктның төрләрен арттыру перспективасы.
Бүген хөкүмәт йортында Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә видеоконференция тәртибендә киңәшмә булды. Әлеге киңәшмәдә торак төзү һәм тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак йортлардан гражданнарны күчерү буенча Республика адреслы программасын реальләштерү сораулары каралды. Төп доклад белән ТРның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрының урынбасары Ф.М. Хәнифов чыгыш ясады.
Бүген Яшел Үзән шәһәренең “Идел” социаль төрнәкләндерү үзәгендә “Доступная среда” программасын тормышка ашыру кысаларында семинар булып узды. Әлеге семинарда ТРО ВОИ шәһәр һәм район оешмаларының рәисләре катнашты.
Сөйләшүнең төп темасы булып, инвалидлар һәм хәрәкәтләнүе авыр булган кешеләр өчен инфраструктура төзү торды. Шуны да искә төшерик, Татарстан Тверь һәм Саратов өлкәләре белән беррәттән, инвалидлар һәм халыкның аз мобильле төркемнәре өченбиналар, корылмалар, социаль инфрастуктура объектларында шартлар тудыру проектында катнаша.
2012 елның 18-19 апрельләрендә “Корстон” шәһәр сәүдә-ял итү үзәгендә төзелеш өлкәсендәге оешма җитәкчеләре һәм белгечләр, инвесторлар һәм өлкә бүлекчәләре өчен “Төзелештә бәя кую һәм сметалы нормалаштыру системасы. Инвестицион проектларны реальләштерү эффективлыгын үстерү» дигән темага семинар булачак. Семинарны республиканың инженер-техник үзәге, Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министрлыгы белән берлектә оештыра. Әлеге семинарда төзелештә бәя кую федераль үзәгенең җитәкчеләре һәм әйдәп баручы белгечләре , РФның Региональ үсеш министрлыгы, сметалы бәя кую һәм инжинирингның үз бәясе милли ассоцияциясе, Краснодар өлкәсенең региональ бәя кую үзәге катнаша.
Бүген төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министрлыгында фәнни-тикшеренү эшкәртмәләренә ярдәм итүнең уртак планын тормышка ашыру кысаларында киңәшмә булды.Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты белән берлектә иң беренче чиратта проектлы институтларга һәм конструкторлыбюроларга, шулай ук биналар һәм корылмалар төзү этабының нуленче циклы белән шөгыльләнүче төзелеш оешмаларына адресланган инновацион проектлар каралды.
Киңәшмәне төзелеш, архитектура һәм торак- коммуналь хуҗалык министрының урынбасары А.С.Әхмәтшин үткәрде. Әлеге киңәшмәдә КазГАСУның фәнни-тикшеренү проректоры А.М.Сөләйманов, КазГАСУның нигезләү һәм фундаментлаштыру, корылмалар динамикасы инженерлы геология кафедрасымөдире И.Т.Мирсаяпов катнашты.
Торак-коммуналь комплекс предприятиеләре һәм оешмалары арасында хезмәт саклауны һәм хезмәт шартларын яхшырту эшләрен активлаштыру, эш бирүчеләр һәм профсоюз комитетлары игътибарын хезмәт саклау законнарына җәлеп итү, ведомстволар һәм җәмәгатьчелекнең хезмәт саклауны контрольдә тоту нәтиҗәлелеген арттыру, хезмәт вакытында имгәнү, һөнәри һәм гомум авыруларны киметү максатыннан, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы тереклекне тәэмин итү өлкәсе хезмәткәрләре профсоюзы һәм “Татарстан Республикасы коммуналь предприятиеләре Союзы” Региональ тармак берләшмәсе белән берлектә ел саен “Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре арасында хезмәт саклауны иң яхшы оештыру” дип исемләнгән смотр-конкурс уздыра.
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында “Россиянең иң төзек шәһәре (авылы)” бөтенроссия бәйгесенең беренче этапы узды. Конкурс комиссиясе утырышын министрның урынбасары Юрий Аляшев алып барды.
Торак-коммуналь хуҗалыгы үсешендә һәм төзекләндерү буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән шәһәр һәм авылны билгеләү өчен уздырыла әлеге конкурс, - дип аңлатты ул.
Конкурсның беренче этапын узган катнашучыларның материаллары Бөтенроссия конкурсына җибәреләчәк.
Татарстан мәктәпләрен капиталь төзекләндерүгә бирелә торган акча күләме арта. Программага кабинетара ишекләр һәм рәсми кәгазьләрдә “санитар бүлмәләр” дип аталучы объектлар да кертелгән.
2012 елда мәктәпләрне кеше күзенә күрсәтерлек халәткә китерүгә тулаем алганда 1,92 миллиард сум акча тотарга җыеналар. Баштанрак исә программага 1,5 миллиард сум акча бүлеп бирү каралган булган. Өстәмә миллионнар хакында 2 март көнне респбуликаның Министрлар Кабинетында уздаралган утырышта игълан ителде.