ЯҢАЛЫКЛАР


5
март, 2012 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Төзелеш министрлыгында “Россиянең иң төзек шәһәре (авылы)” бөтенроссия бәйгесенең беренче этапы узды. Конкурс комиссиясе утырышын министрның урынбасары Юрий Аляшев алып барды.

Торак-коммуналь хуҗалыгы үсешендә һәм төзекләндерү буенча иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән шәһәр һәм авылны билгеләү өчен уздырыла әлеге конкурс, - дип аңлатты ул.

Конкурсның беренче этапын узган катнашучыларның материаллары Бөтенроссия конкурсына җибәреләчәк.


2
март, 2012 ел
җомга

Татарстан мәктәпләрен капиталь төзекләндерүгә бирелә торган акча күләме арта. Программага кабинетара ишекләр һәм рәсми кәгазьләрдә “санитар бүлмәләр” дип аталучы объектлар да кертелгән.

2012 елда мәктәпләрне кеше күзенә күрсәтерлек халәткә китерүгә  тулаем алганда 1,92 миллиард сум акча тотарга җыеналар. Баштанрак исә программага 1,5 миллиард сум акча бүлеп бирү каралган булган. Өстәмә миллионнар хакында 2 март көнне респбуликаның Министрлар Кабинетында уздаралган утырышта игълан ителде.


1
март, 2012 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Казанда балаларның “Әкият” мәдәният үзәге тантаналы рәвештә ачылды. Ачылышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Премер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, “Әкият” курчак театры директоры Роза Җаббарова һәм башка рәсми затлар катнашты.

ТР Президенты, балаларга һәм аларның ата-аналарына мөрәҗәгать итеп, бүген республика тормышында зур вакыйга булуын хәбәр итте. “Без балалар ата-аналары белән бергә килә алырлык урын булсын дип күптәннән хыялландык. Монда балалар ял итеп кенә калмасын, үсеш тә кичерсен. Бу бинаның идеясе безнең беренче Президентыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиев тарафыннан эшләнгән иде”, - дип, Рөстәм Миңнеханов һәм тантанада катнашучылар М.Шәймиевне алкышларга күмде.

“Башкарып чыккан эшебез уйлаганнан да яхшырак булып чыкты. Балаларыбыз өчен бик яхшы сарай барлыкка килде. Шуңа күрә без сезнең белән бергә шатланабыз. Ата-ана өчен баладан да кадерлерәк әйбер юк дип уйлыйм. Без балаларыбыздан берни дә җәлләргә тиеш түгел. Бу – безнең балаларыбызга бүләк. Аның рәхәтен күрегез, монда үзегезнең осталыгыгызны арттырыгыз. Ә без сезнең белән бергә шатланабыз”, - диде ТР Президенты.


29
февраль, 2012 ел
чәршәмбе
Дөнья күләмендә билгеле өч компания 2013 елда Казанда узачак Бөтендөнья җәйге универсиадасының партнерлары булды. Бүген Казанда Уеннарның Оештыру комитеты утырышы кысаларында “Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасының «Coca-Cola» системасы, «Хендэ Мотор СНГ» ҖЧҖ, «Макдоналдс» компанияләре белән партнерлыгы хакында ниятләр турындагы килешү имзаланды.
Килешүгә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары, 2013 Уеннарның Оештыру комитеты башлыгы Игорь Шувалов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин катнашында кул куелды.
“Казан 2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Владимир Леонов документка «Coca-Cola» компаниясенең Россиядәге спорт стратегиясе буенча глобаль директоры Стюарт Кросс, «Хендэ Мотор СНГ» ҖЧҖ генераль директоры Лим Бюн Квон һәм «Макдоналдс» компаниясенең үсеш һәм төзелеш буенча вице-президенты Виктор Эйдемиллер белән бергә кул куйды.

28
февраль, 2012 ел
сишәмбе
Республикада гомумбелем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасы старт алды. Әлеге программага Нурлат муниципаль районыннан 4 гомумбелем бирү мәктәбе һәм коррекцияләүче-интернат мәктәп кертелгән, дип хәбәр итә “Дуслык” газетасы.
Район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, мәктәпләрдә капиталь ремонтка май айларында гына керешү планлаштырыла. Районда ремонт узачак мәктәпләрдә укучыларны вакытлыча башка биналарга күчерү мөмкинлеге бар. Болай эшләгәндә, балаларның уку процессына бернинди зыян янамый, ди идарә белгечләре.
Мисал өчен, шәһәрнең 8нче урта мәктәбе укучылары вакытлыча үзләре карамагында булган икенче бинага күчереләчәк. Ә Егоркино мәктәбе укучылары өчен авыл мәдәният йорты вакытлыча уку йорты булачак. Иске Чаллы мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыларын балалар бакчасына күчерсәк, югары сыйныфлар шулай ук авыл клубында укыячак. Киекледә башлангыч сыйныфлар шулай ук авыл мәдәният йортында, ә өлкән сыйныфлар Кизләү мәктәбенә йөреп укыячак.

26
февраль, 2012 ел
якшәмбе
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы “Торак” федераль максатчан программасында катнашу өчен программа эшләүне төгәлли. Бүген ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин ТР Президенты һәм Премьер-министры катнашында ТР Хөкүмәте йортында узган торак төзү һәм файдалануга тапшыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә әнә шул хакта хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 2012 елда барлык төбәкләргә дә әлеге программа буенча финанслауның гомуми лимиты 2 миллиард 410 миллион сум тәшкил итә. Алар Россиянең 27 субъекты буенча бүленәчәк. Чараларны финанслау бюджет тәэмин ителеше коэффициентына бәйле булачак. Билгеләнгән коэффициенттан инженер инфрастурктурасы һәм төзелеш индустриясе предприятиеләре сафка бастыруга алынган кредитлар буенча процент ставкалары, шулай ук юл һәм социаль инфраструктура төзелеше субсидияләнәчәк.

25
февраль, 2012 ел
шимбә

Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Казан шәһәр Советы депутатларының чираттагы утырышында 50 депутатның 45е узган елга нәтиҗәләр ясады, республика башлыгыннан шелтәләр кабул итте.

 
Утырышта шәһәр башлыгы Илсур Метшин чыгышыннан аңлашылганча, “башкала үргә менеп баручы альпинистны хәтерләтә”.  Күп яклы өлкәләрне үз эченә алган төп докладында мэр Казан хакимияте ирешкән уңышларны саннар китереп җиткерде. 2011 елда башкаланың 424 йорты  капиталь төзкләндерелгән, 18 яңа балалар бакчасы ачылган, мәктәп укучыларын тукландыру системасы булдырылган (көненә 45 сум), юлларга 1,5 млн. квадрат метр асфальт салынган (бу санны Илсур Метшин 300 футбол кыры белән чагыштырды), халыкның уртача хезмәт хакы 22,3 мең сумга кадәр күтәрелгән.
 
“Елга буенда урнашкан һәр шәһәрнең диярлек  яр буе төзекләндерелгән, ял өчен уңайлаштырылган. Ә безнең шәһәр үзәгендә Казансу була торып, бүгенгә кадәр яр буебыз юк. Нәшрият бинасыннан футбол стадионына кадәр, Кремль ягында Подлужный урамына кадәр Казансу буен төзекләндерергә уйлыйбыз. Бу эшкә шәһәр бюджеты чаралары гына җитми”, - дип, Президентның ярдәм күрсәтүен сорады шәһәр башлыгы Илсур Метшин.

21
февраль, 2012 ел
сишәмбе
2013 елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада ярышларын үткәрү өчен 65 спорт объектын файдалану планлаштырыла, аларның 30ы яңа төзелгән, калганнары төзекләндерелгән объектлар. Бу хакта бүген 2013 елгы Универсиадага кадәр 500 көн калу уңаеннан уздырылган брифингта ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының дәүләт программаларын гамәлгә кую бүлеге җитәкчесе Лилия Сафиуллина белдерде.
“Бүгенге көндә яңа төзелә торган 30 объектның 25 ендә, шулай ук 28 торак корпуста, 5668 кв. метр мәйданлы медицина үзәгендә һәм Универсиада авылы составындагы җәмәгатьчелек куркынычсызлыгы үзәгендә эшләр төгәлләнгән”, - дип билгеләп үтте Л.Сафиуллина.
“Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан төзелеш-монтажлау эшләре сыйфаты буенча катгый контроль һәм мониторинг алып барыла. Объектлар төзелешендә катнашучы барлык оешмалар белән килешүләр төзелде, шулай итеп компанияләр төзелеш-монтажлау эшләре өчен 5 еллык гарантия бирә.”, - дип аңлатып үтте Лилия Сафиуллина.

18
февраль, 2012 ел
шимбә
Татарстанның 33 муниципаль берәмлегендә 259 күп фатирлы торак йортында капиталь ремонт башланган. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында ТР Президенты һәм ТР Премьер-министры катнашында видеоконференция режимында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин белдерде..
Министр муниципалитетлар җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, җаваплы подрядчыларны сайлауларын сорады.

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы мәгълүматлары буенча 2012 елда күп фатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасын финанслау күләме Фондтан 558 млн. 878 мең. сум, ТР бюджетыннан 1 млрд. 373 млн. 131 мең сум, муниципаль берәмлекләр бюджетыннан 1 млрд. 75 млн. 572 мең сум, милекчеләрдән 1 млрд. 349 млн. 5,9 мең сум тәшкил иткән.
2012 елның 6 февралендә РФ Хөкүмәте тарафыннан Казанның күп фатирлы торак йортларын капиталь ремонтлау өчен Фондка акча күчерү турында беркетмә имзаланган.


16
февраль, 2012 ел
пәнҗешәмбе

Ике атна буенча Төзелеш министрлыгында республика районнары Башкарма комитет вәкилләре белән Гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү һәм күзәтү буенча берләштерелгән хезмәтне эшкә кертү соравы буенча очрашулар узды.

Катнышучыларга ресурска керү өчен логин һәм пароль, аннан тыш куллану буенча аңлатма китабы өләштеләр.  

Министр урынбасары Равил Каримов барлык мөрәҗәгатьләрне берләштерү идеясы ничек барлыкка килүе турында сөйләде. Аның сүзләре буенча, 1 мартка кадәр системага керү мөмкинлеге барлык районнарда, Башкарма комитетларда һәм идарә итүче компанияләрдә булачак. “Мондый программа Россиядә башка берәүдә дә юк”, - дип белдерде Равил Каримов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International