ЯҢАЛЫКЛАР


13
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Бүген торак фондын, социаль өлкә объектларын һәм җылылык белән тәэмин итүне 2023-2024 елларга әзерләү буенча республика штабының өченче утырышы узды.

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев «Татарстан Республикасының төзелеш тармагында хезмәтн иминлеген саклау буенча иң яхшы оешма» конкурсы призерларын бүләкләүдә катнашты.


12
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Буа шәһәренең район мәдәният йорты бинасын реконструкцияләү буенча төзелеш-монтаж эшләре 70 процентка башкарылган.


11
июль, 2023 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Әгерҗе шәһәрендә коммуналь инфраструктура объектларын һәм тулай торак бинасын капиталь ремонтлау барышы белән танышты.

Мамадыш муниципаль районының Көмеш күл авылында фельдшер-акушерлык пункты төзелеше тәмамланды. Модульле бина «сәламәтлек саклау» илкүләм проектының Татарстан Республикасы сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы акчасына төзелгән.


10
июль, 2023 ел
дүшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә социаль-мәдәни объектлар төзү, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм төзекләндерү программалары турында сөйләде.

Беренче яртыеллык йомгаклары буенча шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү дәүләт мәгълүмат системасында (ГИСОГД) муниципаль хезмәтләр буенча 9 005 гариза һәм хәбәрнамә эшкәртелде, алар буенча 9 552 рөхсәт һәм хәбәрнамә, шул исәптән социаль әһәмиятле хезмәтләр буенча да формалаштырылды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Бүгенге көндә Татарстанда 2,3 млн квадрат метр торак төзелгән, ягъни планлаштырылган еллык планның 75% ы. Бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә хәбәр итте.


6
июль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев эш сәфәре барышында Мамадыш муниципаль районында яңа мәктәп-бакчада булдылар. Алар белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин да катнашты.

Яшьләр көненә багышланган бәйрәм чараларында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты. Бәйрәм республиканың Биектау муниципаль районында узды.  Анда шулай ук Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International