Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов 2022 елда ТР торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре һәм оешмалары арасында хезмәт иминлеген саклау буенча эшне иң яхшы оештыруга республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләүдә катнашты.
15 мартта онлайн сессия узды, ул «Ребус» форумының төп өлешенә әзерлек мәйданчыгына әверелде. Катнашучылар тәҗрибә уртаклашу һәм җәйге чараның гомуми көн тәртибен формалаштыру өчен берничә панель дискуссия үткәрделәр.
2022 елның 17 мартында «Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле төбәк үзәге» ассоциациясе «Ачык ишекләр көне» үткәрәчәк, анда халыкны торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча кабул итү узачак. Әлеге очрашу ел саен халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне алдыннан үткәрелә.
Бүген Казан шәһәренең «Водоканал» МУП-сында узган торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитетының һәм комитет каршындагы Эксперт советының күчмә уртак утырышында су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу өлкәсендә коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Бүген республика Төзелеш министрлыгында «Татарстан Республикасы сәнәгать һәм төзелеш предприятиеләре арасында кооперацияне үстерү» темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы сәнәгать кластеры вәкилләре, эре төзелеш һәм сәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, проект оешмалары, заказчы хезмәтләре һәм фәнни берләшмә вәкилләре катнашты.
2023 елның 17-20 октябрендә Санкт-Петербургта III Халыкара төзелеш чемпионаты узачак. Бу хакта Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Халыкара төзелеш чемпионатының федераль оештыру комитеты утырышында хәбәр итте.
Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында Татарстан Республикасының шәһәр төзелеше эшчәнлеген тәэмин итү дәүләт мәгълүмат системасында (ГИСОГД) социаль әһәмиятле муниципаль хезмәтләр буенча 986 гариза эшкәртелгән. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау эшләренең барышы турында сөйләде.
Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Мәскәүдә эш сәфәрендә.
Татарстан Республикасында «Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында алты район һәм авыл мәдәният йорты төзелә һәм реконструкцияләнә.