ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2021 ел
шимбә

2021 елда Татарстан Республикасында 2 млн. 670 мең кв. м. торак төзү планлаштырыла. Бүгенге көндә әлеге күләмнең 16,5% ы төзелгән инде. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Аерым алганда, 280 мең кв. метрны социаль ипотека программасы буенча тапшыру планлаштырыла. Бүгенге көндә 1 353 фатирлы 17 йорт тапшырылган. 2021 елда социаль ипотека буенча барлыгы 161 йорт төзеләчәк. Аларның 69ы әзер диярлек. Коммерция төзелешенә килгәндә, агымдагы елда 1 млн кв. метрдан артык мәйданлы 164 күп фатирлы йортны гамәлгә кертү планлаштырыла.

Марат Айзатуллин калган 126 йортның әзерлек дәрәҗәсе турында мәгълүмат китерде. Мәсәлән, 43 йорт әзер диярлек (70%-100%), 48 йорт - уртачаәзерлектә (30% -70%), 35 йортта 30%ында эшләр күп әле (0% -30%).

Моннан тыш, 2021 елда 8 330 индивидуаль төзелеш йорты тапшырылырга тиеш. Хәзерге вакытта шуларның 1 505е файдалануга тапшырылган, ягъни планның 18,1% ы.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы шулай ук гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру турында да сөйләде. Аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү чараларына 2021 елда 1 млрд.200 млн. сум бүлеп бирелгән. Алучыларның гомуми саны 739 гаилә.

Бу елны алучылар исемлегенә 636 ятим бала кертелгән. Беренче контракт 68 фатирга төзелергә тиеш. ТР Дәүләт торак фонды конкурс процедураларын үткәрү өчен торак урыннар исемлеген формалаштырган инде, хәзер аларны сайлап алу буенча эш алып барыла.

Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча 2021 елда субсидияләрне 49 алучыга күчерү планлаштырыла. «Электрон бюджет» системасында 15 муниципаль берәмлек килешү төзегән.

Марат Айзатуллин сүзләренә караганда, күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча да эш алып барыла. 20 февральгә 16 сертификат рәсмиләштерелгән, шул ук вакытта быел аларны 45 гаилә алган. Шундый гаиләләрнең берсендә берьюлы 10 бала тәрбияләнә.

Мәҗбүри күченүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченүчеләр категориясе буенча хәзер исәпкә алу эшләре актуальләшә. Быел төбәктә шундый 9 кеше яши.

Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе агымдагы елда объектларга 158 тапкыр тикшерү белән чыкты. Закон бозучыларга салынган штраф санкцияләренең гомуми суммасы 30 мең сум тәшкил итә. СРОда әгъза булган тагын 184 оешма үзлегеннән җайга салынучы оешмалар көче белән тикшерелгән.

Дәүләт программалары кысаларында төзелә торган объектлар берничә йорттан тора – аларны ТР Баш инвестицион-төзелеш идарәсе тикшерә. Ел башыннан ДТИИ шундый 337 тикшерү үткәргән. Контроль-күзәтчелек чаралары барышында 15 муниципаль районда 113 хокук бозу очрагы ачыкланган, шуларның 67се бетерелгән. Калган 30 муниципаль берәмлектә хокук бозулар ачыкланмаган.


19
февраль, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Түбән Кама муниципаль районына барды. Чарада шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты. Визит барышында ул күп профильле район үзәк хастаханәсендә булды, анда узган ел 3 нче дәвалау корпусына капиталь ремонт ясауның беренче этабы тәмамланган иде.

Дәвалау корпусы 1984 елда төзелгән. Биредә кабул итү-диагностика, анестезиология-реанимация, гинекология, хирургия һәм операция бүлекләре урнашкан. Беренче этап кысаларында бинаның бер өлеше ремонтланды. Төп операция бүлеген хастаханә эчендәге инфекцияләү һәм операциядән соң өзлегүләр куркынычын киметергә, авыр пациентларны дәвалауның нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирүче «чиста биналар» комплексы белән җиһазландырдылар.

Рөстәм Миңнеханов дәвалау корпусының бүлмәләрен карап чыкты һәм капиталь ремонтның киләсе этабы барышы белән танышты. Бинаның икенче яртысында электромонтаж һәм штукатурлау-буяу эшләре, тәрәзәләрне һәм вентиляция системаларын амаштыру эшләре бара. Ремонтны җәй көне тәмамлау планлаштырыла.

Шулай ук Рөстәм Миңнехановка ашыгыч һәм кичектергесез ярдәм үзәге белән яңа кабул итү-диагностика бүлеге проектын тәкъдим иттеләр. Объект тәүлек буе эшли торган стационарның 192 ятагын һәм сменага 200 кешегә исәпләнгән кабул итү-диагностика бүлеген үз эченә ала. Хәзерге вакытта проект-смета документациясе эшләнгән.

Соңрак Түбән Кама районының социаль-икътисадый үсеше мәсьәләләре буенча киңәшмә барышында Рөстәм Миңнеханов кабул итү-диагностика бүлеген төзүнең статик әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте. Проектны гамәлгә ашыру өчен ТР Президенты федераль һәм төбәк программалары мөмкинлекләрен кулланырга, шулай ук шәһәрне барлыкка китерүче предприятиеләр ярдәменнән файдаланырга өндәде.


16
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Чаллыга эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонтланган Салих Сәйдәшев исемендәге 6 нчы балалар музыка мәктәбендә булды. Чарада шулай ук ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин катнашты.

Музыка мәктәбе 1981 елда ачыла. 1990 елда аңа татар профессиональ музыкасына нигез салучы Салих Сәйдәшев исеме бирелә. Музыка мәктәбен 2 меңнән артык укучы тәмамлаган.

Рөстәм Миңнеханов өчен мәктәптә экскурсия уздырдылар, уку сыйныфларын күрсәттеләр. Капиталь ремонт кысаларында бинада фасадны җылыту һәм тышлау, түбә кору эшләре башкарылды, инженер челтәрләре яңартылды, сәхнә җиһазлары монтажланды, яңа җиһазлар урнаштырылды.

Президентка хәбәр ителгәнчә, хәзер мәктәптә 573 бала шөгыльләнә. Укыту 17 белгечлек буенча алып барыла. Укучылар иҗат коллективлары составында актив эшчәнлек алып баралар, төрле дәрәҗәдәге конкурсларда югары нәтиҗәләргә ирешәләр. Актлар залында Рөстәм Миңнеханов мәктәп ансамбльләре иҗаты белән танышты һәм балалар белән истәлеккә фотога төште.


15
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин торак-коммуналь комплекс оешмаларының ягулык-энергетика ресурслары өчен бурычлары һәм җылы бирү чоры барышы турында хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


12
февраль, 2021 ел
җомга

Мәктәп беренче укучыларын – 1-4-нче сыйныфларны кабул итте.

Гомумйорт исәпкә алу приборлары куелган күпфатирлы йортларда җылылык энергиясе өчен түләү акчаларын экономияләү күп очракта йортта яшәүчеләрнең үзләренә бәйле. 2021 елның гыйнварында Яр Чаллыда салкыннар аркасында җылылык энергиясен куллану күләмнәренең 2020 елның гыйнварына карата 22% ка артуы ачыкланган. Яр Чаллыда 2021 елның гыйнварында уртача тәүлеклек температура -11,8 °C тәшкил итте, бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,9°C га салкынрак. «Газпром межрегионгаз» компаниясе мәгълүматларына караганда, Татарстанда 2020-2021 елның кышкы айларында газ сату түбән температуралар аркасында шактый арткан. Әйтик, 2020 елның декабрендә республикада газның гомуми чыгымы 1,94 млрд кубометр тәшкил иткән, бу 2019 елның декабренә карата 12% ка үсеш. 2021 елның гыйнварында Татарстанда газ чыгымы 1,95 млрд кубометрга кадәр арткан, 2020 елга карата 17% ка үсеш. Энергоресурсларның чыгымнары арту җылылык өчен счетларда чагылыш тапмый. «Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җылылык өчен түләүләрне исәпләү гомумйорт исәпкә алу приборлары белән теркәлгән җылылык энергиясен фактта куллану буенча башкарыла. Яр Чаллы шәһәре буенча җылылык энергиясен исәпкә алу буенча гомумйорт приборлары белән тәэмин ителеш — 99,9%, һава торышын җайга салу төеннәре — 99% тәшкил итә.


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

«Салават күпере» торак комплексында 260 урынлык ике балалар бакчасы ачылды. Аларның берсенең юнәлеше - бионика өлкәсендә балаларның социаль тәҗрибәсен үстерү, ә икенче балалар бакчасында һәр баланың спорт потенциалын үстерүгә басым ясалачак. Мәктәпкәчә учреждениеләрдә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балалар өчен ясле төркемнәре бар.


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасында 2021 елда кимендә 2 млн 670 мең кв. метр торак төзү бурычы тора. Якынча 10%ын, ягъни бу күләмнең 280 мең кв. метрын социаль ипотека тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Мараи Айзатуллин хәбәр итте.


5
февраль, 2021 ел
җомга

Республика, республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгының беренче урынбасары сүзләренә караганда, Рәссәйнең башка субъектлары белән чагыштырганда, лидерлыкта. Татарстанда түләү дисциплинасы, халыкның икътисади кыенлыкларына карамастан, 98% тәшкил итә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов сөйләде. «Бездә түләү дисциплинасы, Рәссәйнең башка субъектлары белән чагыштырганда, тиешле дәрәҗәдә. Җыем 98% тәшкил итә», - дип белдерде ул. Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары билгеләп үткәнчә, ведомство ай саен республика Президентына халык һәм идарәче компанияләр тарафыннан энергия ресурсларын куллану һәм түләү турында мәгълүмат җиткерә.


4
февраль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Татарстан» ДТРК радиотыңлаучылары белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илшат Гыймаев аралашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International