Республикада вандализмның иң югары ноктасы итеп 2016 һәм 2017 еллар билгеләнде. Татарстанда вандализм актлары елдан-ел кими бара. Аларның югары ноктасы 2016 һәм 2017 еллар иде, әмма елдан-ел бу кими бара. Әлеге фикерне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айназ Ярмиев җиткерде. «2016 һәм 2017 еллар максималь дәрәҗәдә вандаль булды. Хәзер паркларда һәм скверларда вандализм кими, чөнки кешеләр биредә барысы да нәкъ менә алар өчен эшләнгәнлеген аңлый», — диде Ярмиев. Ул билгеләп үткәнчә, 2016 елдан башлап, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова булганда, парклар һәм скверлар проектлары кардиналь рәвештә үзгәрде, нәкъ менә капиталь ремонт программаларыннан алар европадагыларга охшаган тулы канлы яңа иҗтимагый киңлекләргә әверелде.
Балтач һәм Әлмәттә үзәк урамнарны төзекләндерү эшләре башланды инде. Татарстанның кече шәһәрләрендә һәм авыл җирлекләрендә паркларны һәм скверларны төзекләндергәннән соң әһәмиятлелеге буенча үзәк һәм икенче урамны төзекләндерә башлаячаклар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айназ Ярмиев сөйләде. «Әлегә Казанда ремонтланырга тиешле парклар бар. Кече шәһәрләр һәм авыл киңлекләре буенча без инде урам челтәренә күчәбез. Хәзер үзәк урамнар төзекләндерелә, киләчәктә әһәмияте буенча икенче урамга да күчәргә планлаштырабыз», — диде Ярмиев. Ул билгеләп үткәнчә, Балтач һәм Әлмәттә үзәк урамнарны төзекләндерү эшләре башланган инде.
Республиканың һәр кешесе «Безнең ишегалды» программасы буенча кайнар линиягә шалтырата яки сайтка яза һәм территорияне төзекләндерү буенча үз теләкләре турында сөйли ала. «Безнең ишегалды» республика программасы буенча, янәшәдәге территория төзекләндереләчәк йортта яшәүче һәр кеше кайнар линиягә шалтырата яки сайт аша мөрәҗәгать итә һәм үз теләкләре турында сөйли ала. Еш кына кешеләр үз йорты янында машиналар өчен парковка барлыкка килүен тели. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Айназ Ярмиев сөйләде. «Барыннан да ешрак парковкалар сорыйлар. Әмма бу бик бәхәсле мәсьәлә, чөнки алар кемгә дә булса кирәк, ә кемгәдер юк», - диде Ярмиев. Ул билгеләп үткәнчә, машинасыз ишегалды — бу яхшы идея, әмма әлегә кешеләр мондый хәлгә әзер түгел, автомобильнең тәрәзәләре астында ук торырга тиеш. Вакытлар узу белән эшләрнең сыйфаты буенча мөрәҗәгатьләр саны да арта, бу министрлык эшен җиңеләйтә, чөнки халык төзекләндерү барышын үзләре контрольдә тота.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казанның Совет районындагы «Седьмое небо» торак районы төзелешенең архитектура концепциясен тәкъдим иттеләр.
Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин, Казан мэры Илсур Метшин, Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина һәм башкалар катнашты.
«Седьмое небо» торак районын төзү территориясе һәм территорияне үстерү проектлары турында «Ак Барс Девелопмент» ҖЧҖ генераль директоры Марат Шаһитов сөйләде.
«ОСА» архитектура бюросы (Екатеринбург) проекты җитәкчесе Алексей Шалаев комплекслы төзелеш проекты турында сөйләде.
Шулай итеп, 27,7 га мәйданда төрле катлы 44 бина – торак һәм офис-сәүдә объектларын комплекслы төзү күздә тотыла. Проектта 4,7 мең уңайлы сыйфатлы фатир төзү каралган. Социаль инфраструктура - мәктәп һәм балалар бакчалары төзү каралган. Территорияне этаплап сафка кертү 2023-2027 елларда планлаштырыла. Территория транспорт белән тәэмин ителгән, шул исәптән янәшәдә метро станциясе урнашачак.
Рөстәм Миңнеханов торак районы төзелеше концепциясен уңай бәяләде. Аның сүзләренә караганда, төзелешкә комплекслы якын килергә, кешеләр өчен, шул исәптән социаль объектларны, башка инфраструктураны карарга кирәк.
ТР Президенты Бөгелмә районының яшь гаиләләре белән очрашты. Татарстанда беренче яшь гаилә яңа шартларда социаль ипотека программасы буенча торак алуга теркәлгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районының яшь гаиләләре белән очрашуда хәбәр итте. Элегрәк Татарстан Президенты ТР Хөкүмәтенә социаль ипотека программасының гамәлдә булуын Татарстанның барлык яшь гаиләләренә киңәйтергә кушты, чөнки хокуктан бары тик бюджет өлкәсендә эшләүче яшь хезмәткәрләр генә файдаланды. Яшь гаиләләр фатирны 28,5 елга сатып ала алачак. Ике кешедән торган гаиләгә норматив-42 кв.метр, 3 кешедән торган гаиләгә — кешегә 18әр кв. метр.
Күп фатирлы йортларны, социаль-мәдәни һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе объектларын капиталь ремонтлауның барышы турында ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында ТР Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, 2020 елда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 1066 объектта эш планлаштырылган, бүгенге көндә эшләрнең 44%ы үтәлгән.
Гомуми белем бирү оешмаларын капиталь ремонтлау программасы буенча быел 36 мәктәпне ремонтлау планлаштырыла. 6 августка 29 объектта эшләр бара, калганнары куллануга әзер. Эш өч коррекцион мәктәптә дәвам итә, мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 87 объектны ремонтлау планлаштырылган, 64 объектта эш бара, 23 объектта эш тәмамланган.
Ике ресурс үзәгендә, ике яшьләр үзәгендә, 4 балалар сәламәтләндерү лагерендә, 3 стационарда, 7 сәламәтлек саклау объектында, 17 мәдәни объектта, бер мәдәният өлкәсендә белем бирү учреждениесендә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы бер мәгариф учреждениесендә, 9 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә, 4 муниципаль архивта, 2 урманчылык бинасында һәм Башкарма комитетның 12 бинасында капиталь ремонт тәмамланган.
Авыл хуҗалыгы объектларына килгәндә 70 сыер абзарында, 71 ындыр табагында, 25 машина-трактор паркында, 1 яшелчә-бәрәңге саклагычта, 2 кошчылык фермасында, 3 ат фермасында, 37 ветеринария берләшмәләре биналарында һәм авыл хуҗалыгы идарәләрендә капиталь ремонт тәмамланган.
Шулай ук 131,5 км суүткәргеч уздырылган, 17 скважина борауланган, 20 су кудыру башнясы куелган, 11 мең 251 яктырткыч урнаштырылган.
«Татэнергосбыт» АҖ яшьләрне һәм урта яшьтәге вәкилләрен якын кешеләр турында кайгыртырга һәм үз әниләрен, әтиләрен, әбиләрен, бабайларын өйләреннән чыкмыйча гына компания белән хезмәттәшлек итәргә өнди. Акциядә катнашу өчен: Instagram – tatenergosbyt социаль челтәрендә «Татэнергосбыт» АҖ рәсми сайтына язылырга; «Татэнергосбыт» АҖнең шәхси кабинетында исәпләү приборлары күрсәткечләрен түләү һәм тапшыру темасына өлкән туганнары, дуслары һәм танышлары белән видео төшерергә; роликны #МыЗаОнлайн хештегы белән социаль челтәргә урнаштырырга һәм @tatenergosbytны билгеләргә; матбугат үзәгенә pc@tatenergosbyt электрон почтасына анкета, катнашучының шәхси мәгълүматларын эшкәртүгә ризалык һәм видеороликка сылтама җибәрергә. Акциянең тәртибе һәм шартлары белән «Татэнергосбыт» АҖ рәсми сайтында танышырга мөмкин.
Хөрмәтле хезмәттәшләр һәм Татарстанның төзелеш комплексы ветераннары!
Быел безнең һөнәри бәйрәмебез-төзүчеләр көнен СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә билгеләнгән вакыттан 65 еллыгын билгеләп үтә.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән Сезне әлеге искиткеч вакыйга белән тәбрик итәм!
Төзелеш тармагының торышы күп яктан төбәк үсешенең икътисади дәрәҗәсен билгели. Матур-матур биналар, яр буе корылмалары, спорт объектларының барысы да – иң мөһим, катлаулы һәм киеренке һөнәр ияләренең тырышлыгы белән сафка бастырылган. Сезгә карата соклану хисләрен белдерәсем һәм бөтен кешенең дә әлеге тармакта эшләргә батырчылык итмәвен искәртәсем килә. Төзүчеләр җилкәсендә һәр объект өчен зур җаваплылык ята.
Сезнең хезмәтегез кешеләргә, туган һәм яраткан илебезгә бик тә кирәк. Хәтер һәм Дан елында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Сез фидакярлек, рухи ныклык үрнәге күрсәтәсез, шәһәрләр һәм авылларда мөмкин булган кадәр уңайлы шартлар тудыру өчен барысын да эшләргә тырышасыз.
Ел барыбыз өчен дә катлаулы булды. Гомуми эшкә тугрылык, җаваплылык һәм югары һөнәри осталык нәтиҗәсендә иң кыю бурычларны да хәл итү көчебездән килә. Без – бер команда!
Бәйрәм көнендә Сезгә мактаулы эшегез өчен ихлас күңелдән рәхмәт әйтәсем килә. Сезгә ныклы сәламәтлек, уңышлы эш көннәре, иминлек, оптимизм һәм иртәгесе көнгә ышаныч телим!
Төзелешкә документларны рәсмиләштерүнең яңа кагыйдәләре административ йөкләнешне киметәчәк һәм яңа объектлар төзү вакытын шактый киметергә мөмкинлек бирәчәк. Гадиләштерелгән система буенча тормышка ашырылган беренче проект РКЙАХнең яңа корпусы булды, аны төзүгә нәкъ йөз көн тотылган иде. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев хәбәр итте. «Июльдән алып озату документларының 30% ы рекомендацияләр рәтенә күчерелде. Иске шартларда, әйтик, типлы хастаханә төзелешенә 23-29 ай кирәк булачак, ә хәзер вакыт сизелерлек кимиячәк. Бүгенге көндә мондый хастаханә төзелешенә 10 айга кадәр вакыт китәчәк», — диде Кудряшев. Ул билгеләп үткәнчә, әгәр элек проектлау һәм төзелеш өчен барлык 30 айга якын вакытның бишенче өлешен генә алып торса, калганын рөхсәт алу, документларны рәсмиләштерү һәм мондый эшчәнлек алып баруга киткән булса, яңа системада төзелеш һәм проектлау инде вакытның яртысын били.
Проектның өстенлеге практик консультацияләр белән академик якын килүне берләштерүдән гыйбарәт. Бүген Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов муниципалитетлар вәкилләре һәм төзелеш тармагы белгечләре өчен яңа белем бирү курсына старт бирде. «Территорияне комплекслы үзләштерү»: Татарстан Республикасында индивидуаль торак төзелешен үстерү буенча кыска сроклы квалификация күтәрүнең 72 сәгатьлек программасы шулай дип атала. Дәресләр дистанцион форматта, эштән аерылмыйча гына узачак. Укытучылар составына 42 кеше керә, шуларның 11 – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының профессиональ лекторлары, 31 – ведомство лекторлары (министрлыклар һәм предприятиеләр вәкилләре). Бу нисбәтне очраклы түгел, укыту ¼ теорияне, ¾ практиканы күздә тота. Курс тәмамлангач, һәр катнашучы тест бирергә тиеш. Белемнәрне бәяләүнең уңай нәтиҗәләре булганда, тыңлаучыларга Татарстан Республикасында индивидуаль торак төзелешен үстерү буенча квалификацияне күтәрү турында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты таныклыгы бирелә.