ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

17-20 октябрьдә Санкт-Петербургта III халыкара төзелеш чемпионаты кысаларында торак-коммуналь хуҗалык һәм UtiliCon (ЮтилиКон) төзелеш комплексының Халыкара күргәзмәсе узачак.


23
август, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Зәй шәһәренә эш сәфәре кысаларында  «Дулкын» ябык йөзү бассейнын ачуда катнашты.

«Төзелеш тармагы лидерлары» III Бөтенроссия идарәчеләр конкурсына йомгак ясалды. Быел конкурсның финалы Новосибирскида узды. Конкурс 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла.


22
август, 2023 ел
сишәмбе

Бүген калдыкларны чыгару, утильләштерү һәм эшкәртү мәсьәләләре буенча фикер алышуга багышланган түгәрәк өстәл узды. Чара Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узды.

 

Капиталь ремонт республиканың Түбән Кама муниципаль районының Кама-Аланы участок хастаханәсендә тәмамланды. Барлык эшләр дә «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында башкарылган.


21
август, 2023 ел
дүшәмбе

Казанда «Якты үзән» торак комплексы янында Нокс елгасы буендагы паркның 2 нче чиратын төзекләндерү дәвам итә. Паркның икенче чиратын төзү һәм төзекләндерү буенча чаралар «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты составына керә торган «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасы кысаларында үткәрелә.

Ютазы муниципаль районы Урыссу үзәк район хастаханәсе каршындагы поликлиника бинасында капиталь ремонт эшләре төгәлләнде. Объектны яңарту «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы буенча узды.

 

Мондый мәгълүматларны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә китерде.


18
август, 2023 ел
җомга

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы йөкләмәсе буенча Россия Хезмәт министрлыгының Хезмәт фәнни-тикшеренү институты онлайн-сораштыру режимында оешмаларның кадрлар потенциалын үстерү перспективаларын һәм хезмәт базарында һәм халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә эшче һөнәрләре һәм хезмәткәрләр вазыйфаларына ихтыяҗны тикшерә.

Уку елы башына мәктәпләрнең әзерлеген «Бердәм Россия» Генераль советы рәислегендә мәктәпләр төзелешен һәм капиталь ремонтлауны контрольдә тоту буенча Бөтенроссия штабында Андрей Турчак һәм мәгариф министры Сергей Кравцов бәяләде. Чарада партиянең барлык төбәк бүлекчәләре, мәктәпләргә беркетелгән депутатлар, Иҗтимагый палата һәм ата-аналар берләшмәсе вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International