Бүген Татарстан нефть-газ химиясе форумы-2023 кысаларында «Казан Экспо» МВЦда түгәрәк өстәл утырышында төзелеш тармагында республика нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Утырышны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов үткәрде.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы коллективы «Татарстан Республикасы инженерлык челтәрләре баш идарәсе» ДКУ генераль директоры урынбасары Евгений Георгиевич Волковның вакытсыз вафат булуы белән бәйле рәвештә туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов 2023/2024 елгы җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышын үткәрде.
1 сентябрьдә Татарстан Республикасында 9 674 урынлы 11 яңа мәктәп үз ишекләрен ачачак. Аларның 8е «Мәгариф» илкүләм проектының «Заманча мәктәп» Федераль программасы кысаларында гамәлгә ашырылачак.
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Светлая долина» «Якты үзән» торак комплексы янындагы паркны карады.
1 сентябрьдән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре арасында Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләрен иң яхшы яктыртуга конкурс башлана.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә социаль-мәдәни объектларны һәм күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыруның барышы турында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районына эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов Осиново авылында күп профильле поликлиника ачу тантанасында катнашты.
Бүген Татарстан Төзелеш министрлыгында 2023/2024 елгы җылыту чорына әзерлек буенча республика штабының чираттагы утырышы узды. Аны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Мәҗит Салихов үткәрде.
Апас муниципаль районының Урта Биябаш һәм Шәмәк авылларында, шулай ук республиканың Кайбыч районы Каргал авылында «Мәдәният» илкүләм проектының «Мәдәният инфраструктурасын үстерүнең сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәсен тәэмин итү» Федераль проекты кысаларында яңа авыл клублары төзелде.