ЯҢАЛЫКЛАР


11
май, 2014 ел
якшәмбе
Бүген Казан шәһәренең башкарма комитетында социаль юнәлешле объектлар төзелеше буенча республика программаларын гамәлләштерүгә кагылган зональ киңәшмә узды. 

10
май, 2014 ел
шимбә
9 май көненә республикада 909,3 тыс.кв.м торак тапшырылган, бу сан еллык биременең 37,9% тәшкил итә. Моның хакта бүген Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә тәртибендәге киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. 


9
май, 2014 ел
җомга
Ирек Фәйзуллин республика төзүчеләрен Җиңү көне белән котлады. 

8
май, 2014 ел
пәнҗешәмбе
Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 69 еллыгына багышланган тантаналы чара үтте. Сәхнәдән ветераннарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады, чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, Татарстан муниципаль берәмлекләре башлыклары, сугыш ветераннары катнашты.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында министр Ирек Фәйзуллин җитәкчелеге астында Түбән Кама шәһәрендә 127 койкалык дәвалау корпусының төгәлләнмәгән төзелешен №2 поликлиникага профильләштерү соравы буенча киңәшмә узды. 
Бүген "Казан ГипроНИИавиапром" ЯАҖ генераль директоры Борис Тихомировка 68 яшь тула. 
Әлеге минутларда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелеге астында Министрлар Кабинетында Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 70 еллыгын үткәрү һәм чарагы әзерлек буенча оештыру советының утырышы бара. 

7
май, 2014 ел
чәршәмбе
Бүген Төзелеш министрлыгында республиканың бюджет өлкәсе объектларында котелларны алыштыру сораулары буенча киңәшмә узды.
Ирек Фәйзуллин Радио көне, элемтәнең барлык тармаклары хезмәткәрләре бәйрәме белән тәбрик итте. 

6
май, 2014 ел
сишәмбе
Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында 2014 ел өчен "Уңайлы мөхит" программасын гамәлләштерү буенча киңәшмә узды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International