Бүген Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында, министр урынбасары А.С. Әхмәтшин рәислегендә, төзелеш тармагында хезмәтне һәм куркынычсызлык техникасын саклау сораулары буенча эш төркеменең утырышы булды. Составына министрлык вәкилләре, эре төзелеш предприятиеләрендәге хезмәтне саклау буенча белгечләр, ТРда хезмәт Дәүләт инспекциясе, ТР төзелешне күзәтү дәүләт испекциясе, төзүчеләр профсоюзы, “ТРсы төзүчеләр бердәмлеге” үзеннән-үзе көйләнә торган оешма, Ростехнадзор дәүләт төзелеш күзәтүенең Идел буе идарәсе, ТР кеше хокуклары вәкиле кергән эш төркеме узган елның октябрь аенда барлыкка килде.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, киңәшмәне ачканда, бүгенге көндә, Идел буе Федераль округының төзелеш тармагында Татарстанның лидер булуын ассызыклады. Республикада, төзелеш өлкәсендә 100 меңнән артык кеше эшли. А.С. Әхмәтшин бүгенге көндә төзелеш комплексы реальләштерә торган эре проектларны әйтеп китте. Кереш сүзендә, шулай ук, бәхетсезлек очракларының күп булуын да ассызыклады.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында инновацион продуктлар тәкъдим итүче компанияләрнең презентацияләре булды. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов, министрлык белгечләре, проектлы институтлар һәм оешма вәкилләре катнашты.
Яр Чаллыда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы коллегиясенең 2012 елның беренче яртысында төзелеш комплексы эшләгән эшләргә йомгак ясау һәм Татарстан Республикасында индустриаль йорт төзелеше үсешенең перспективалары буенча күчмә утырышы булды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин, Татарстан Республикасы хөкүмәте әгъзалары, Татарстан Республикасы Президент Аппараты һәм Министрлар Кабинетының җаваплы эшчеләре, Татарстан Республикасының Дәүләт Советыннан вәкилләр, Татарстан Республикасы муниципаль оешмаларның башлыклары катнашты.
Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында атна саен Татарстан Республикасының озак срокка бирелгән “2011-2012 елларга “Арзан һәм уңайлы тирәлек” максатчан программасын тормышка ашыру соравы буенча киңәшмә була. Әлеге киңәшмәдә тармак министрлыкларыннан, төзелеш һәм проект оешмаларыннан, республиканың муниципаль оешмаларыннан вәкилләр катнаша.
Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы белгечләре төзелеш тармагының үсешендә генә түгел, сәламәт яшәү рәвешен һәм профессионал спортны яклауда да актив катнашалар. Әлбәттә, Төзелеш Министрлыгы белгечләре шәһәребезнең “Ак Барс” ХК, “Рубин” ФК кебек әйдәп баручы спорт командаларын да яраталар.
Бүген министрлыкта максатчан программаларны формалаштыру һәм теркәп җибәрү бүлегенең әйдәп баручы консультанты, шул ук вакытта “Рубин” футбол командасының актив җанатары В.Е. Осиповка 2012-2013 елгы спорт сезонына абонемент тапшырылды. Абонементны “Рубин” командасының ярым сакчысы Бибрас Натхо тапшырды.Бүген төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында, видеоконференция режимында, ягулык чорына әзерли торган Республика штабының утырышы булды. Утырышны Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Каримов үткәрде. Утырышта Министрлык карамагындагы предприятиеләрдән вәкилләр катнашты. Сораулар турында фикер алышуда муниципаль оешмалар да катнашты.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында вак күзәнәкле бетоннан эшләнгән әйберләрне торак төзүдә файдалану сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзулллин үткәрде.
Чарада Министрлык белгечләре һәм проектлы оешма җитәкчеләре катнашты.
Фикер алышу барышында “Волжский завод строительных материалов BIKTON” ҖЧҖ эшләнмәләрен, Татарстан республикасы территориясендә реальләшә торган программаларда файдалану мөмкинлеге турында карар кабул ителде.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында “Татарстан Республикасында күп фатирлы йортлар белән идарә итүче оешмалар бердәмлеге” Региональ комммерция булмаган партнерлыкның үзеннән-үзе көйләнә торган оешманың киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны партнерлык Советы Рәисе А.Х. Хәйруллин үткәрде. Утырышта идарә компанияләренең җитәкчеләре катнашты.