Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында Татарстан Республикасының озак сроклы максатчан “2011-2012 елларга “Арзан һәм уңайлы тирәлек” программасын тормышка ашыру соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Киңәшмәдә тармак министрлыклары һәм проектлы оешмалардан вәкилләр катнашты.
Төзүче көнен бәйрәм итү кысаларында, Казанда 2013 елны булачак XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы төзүгә зур өлеш керткән “Казан 2013” дип аталган студентлардан торган Бөтенросссия төзүче отрядларында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды.
Чарада Татарстанның Төзелеш, архитектура һшм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Александр Евдокимов, студентлардан торган хезмәт отряды Республика үзәгенең директоры Ринат Садыков, “Казан 2013”нең Башкарма дирекциясенең коммерция булмаган оешмалар белән эшләүче департамент директоры Фәридә Галиуллина катнашты.
Бүләкләнүчеләр арасында Пермь, Чиләбе, Түбән Новгород, Волгоград, Магнитогорск һәм башка шәһәрләрдән вәкилләр, шулай ук Татарстанның бөтен почмакларыннан җыелган студент отрядлары гаскәрләре – барысы 100 якын кеше бар иде.
Бүген Хөкүмәт йортында торак төзү һәм файдалануга тапшыру, БВС ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү буенча Республика адреслы программаны тормышка ашыру сораулары буенча видеоконференция режимында чираттагы республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов үткәрде, әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министрның беренче урынбасары Р.Ф. Муратов катнашты. Төп доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады. 10 августка республикада 1 млн. 312 мең метр торак ( еллык бурычның 53%) файдалануга тапшырылган. И.Э. Фәйзуллин әйтүенчә, ел ахырына кадәр тагын 1 млн. 168 мең кв. метр торакны төзергә һәм файдалануга тапшырырга кирәк.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы төзелеш комплексында эшләүчеләр, кадерле коллегалар!
Һөнәри бәйрәм –Төзүче көне белән ихлас күңелдән котлавымны кабул итеп алыгыз!
Бу көннәрдә төзелеш тармагына бәйле булган бөтен кешеләрне горурлык биләп ала. Бүгенге көндә Татарстанда күзәтелгән уңай үзгәрешләр турыдан-туры төзүчеләр белән бәйле. Торак йортлар төзелә, узган елны гына да 29 меңнән артык гаилә яңа фатирга күчте, бу елның планы узган елгы күрсәткечләрне арттыра. Социаль-мәдәни максатлардан яңа заманча комплекслар төзелә, шәһәрләр һәм авыл торак пунктлары төзекләндерелә, яңа юллар төзелә. Бүгенге көндә төзүчеләр күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау масштаблы программада эшлиләр, 900дән артык объект агымдагы ел программасына кертелгән. Сәламәтлек саклау объектлары реконструкцияләнә, бу елны республиканың 164 мәктәбе ремонтланачак, тарихи һәм мәдәни мирас объектлары өстендә эш бара, сәнәгать төзелеше буенча масштаблы проектлар тормышка ашырыла.
Төзүчеләр көче белән Казан 2013 елда студентларның җәйге уеннарын кабул итү өчен шәһәрне әзерләүнең соңгы этабына чыкты. XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада ярышларын үткәрү өчен 65 спорт объектыннан файдалану планлаштырыла, шулар арасыннан 30 объект яңа гына төзелгән. Төзелгән һәм файдалануга тапшырырга әзерләгән Универсиада объектларының барысы да диярлек уникаль. Техник яктан алар бик катлаулы һәм шул ук вакытта аларны кыска срокларда төзергә кирәк. Бүген көндә шәһәребез төзелеш мәйданы кебек кренсә дә, казанлыларга һәм шәһәр кунакларына уңайсыз булса да, хөрмәт һәм рәхмәт өчен вакыт киләчәген төзүчеләр белә.
Бүген “ТАНЕКО” ААҖ НП һәм НХЗ Комплексын төзү штабында иң яхшы оешмаларны билгеләделәр
09.08.2012
Бүген Түбән Кама шәһәрендә “ТАНЕКО” ААҖ НП һәм НХЗ Комплексын төзү буенча Республика штабының чираттагы утырышы булды. Әлеге утырышта төзелеш өлкәсендәге агымдагы сораулар турында фикер алышынды һәм генподрядчы һәм субподрядчы оешмаларга бурычлар куелды: ИТДны тапшыруда үз йөкләмәңне үтәү буенча чаралар күрү, надзор органнары тапкан кимчелекләрне бетерү.
Утырышта, Төзүчеләр көне хөрмәтенә, Комплексны төзегәндә осталык күрсәткән оешма җитәкчеләре Министрлыкның мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Комплексның төзелеш мәйданына Венесуэладагы Боливариан Республикасының Россия Федерациясендәге гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Уго Хосе Гарсия Эрнандес һәм энергетика сораулары буенча министр-киңәшче Хоглис Мартинес килде. Кунаклар тарафыннан, эшләп килүче җитештерүчәнлек шартларында, шул исәптән 1Б этабын – Гидрокрекингны комбинир урнаштыру һәм башка объектлар төзү буенча оешмалар эшенә югары бәя бирелде,
Бүген Министрлыкта 2011 ел өчен “ Татарстан Республикасының иң төзекләндерелгән торак пункты” республика бәйгесенә нәтиҗә чыгарылды. Бәйгенең максаты – төзекләндерү һәм тармакны үзгәртү сорауларында иң югары нәтиҗәләргә ирешкән торак пунктларны билгеләү, шулай ук бәйге призерлары һәм катнашучыларның уңай тәҗрибәләрен гомумиләштерү һәм республиканың башка муниципаль районнарына җәелдерү.
Иң төзекләндерелгән торак пунктны билгеләү бәйгесе алты номинация буенча үткәрелде: халык саны 100 меңнән артык булган торак пункт; халык саны 45меңнән 100 меңгә кадәр; халык саны 35меңнән 45 меңгә кадәр; халык саны 15 меңнән 30 меңгә кадәр; халык саны 1 меңнән 15 меңгә кадәр; халык саны 1 меңгә кадәр.
Шулай ук Татарстан Республикасын төзекләндерү буенча иң яхшы предприятие һәм иң яхшы ТСЖ сайланды.
Бүген республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында, булган җитештерүчәнлекне модернизацияләү өчен җиһазлар белән тәэмин итү максатыннан “Стройсервес” ЯАҖ (Мамадыш кирпеч заводы) һәм EQUIPCERAMIC, S.A. и Talleres Felipe Verdés, S.A Испан компанияләре арасында контрактларга кул куелды. Документларга кул кую вакытында министр И.Э. Фәйзуллин, шулай ук ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондның Башкарма директоры Т.М. Абдуллин бар иде.
“Стройсервис” ЯАҖ – регионда керамик кирпеч җитештерүче һәм аның белән тәэмин итеп торучы иң эре предприятиеләрнең берсе. Предприятие, социаль ипотека буенча йортлар төзү программасы, яшьләрне һзм БВС ветераннарын торак йортлар белән тәэмин итү программаларында иң беренчеләрдән булып катнаша.
Продукциягә төп заказ бирүче булып, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды тора.
Today a working meeting on the adoption of the standards of public utilities consumption took place in the Ministry of Construction, Architecture and Housing of the Republic of Tatarstan. The meeting was held by Deputy Minister A.M. Frolov.
It is to be recalled that on September 1st, 2012 new rules for providing public utilities shall come into force, and for the application thereof it is essential to approve the standards of public utilities consumption.
In the context of the adoption of the Federal Law of 27/07/2010 No. 237-FZ the authority to approve the standards of public utilities consumption (except gas and electric power supply) were referred to the Ministry of Construction, Architecture and Housing of the Republic of Tatarstan by the Order of the Cabinet of Ministers of the Republic of Tatarstan of 2/12/2010 No. 976.
Thus before September 1st, 2012 the Ministry need to do a significant amount of work and approve the standards of public utilities consumption in 45 municipalities by groups of houses according to the level of improvement and the number of floors required heat and hot water supply including standards of all-house needs; standards of cold water supply including those of all-house needs and water disposal; standards of public utilities consumption namely heat and cold water supply when using a land plot and outbuildings.
Бүген Хөкүмәт йортында видеоконференция режимында РФның 21.07.2012 елдан №185-ФЗ “Торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд” законын тормышка ашыру, мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәрү, фельдшер-акушерлык пунктларын төзү, ремонтлау һәм модернизацияләү сораулары буенча чираттагы республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов алып барды, киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Р.Ф. Моратов катнашты. Төп доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин чыгыш ясады. Ул үзенең докладын, традицион рәвештә, объектларда куркынычсызлык техникасын үтәү сорауларын яктыртудан башлады.