Бүген Казанда озак дәваланган балаларның әти-әниләре өчен түләүсез кунакханә төзү эше башланды. Әлеге проектка тантаналы стартны, БРКХ территориясендә, Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм “Макдоналдс”ның Россия һәм Көнчыгыш Европадагы президенты Хамзат Хасбулатов бирделәр. Чарада Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Менделеевск шәһәрендәге аммиак, метанол һәм бөртекләндерелгән карбамид җитештерүче “Аммоний” ААҖ комплексы” төзелешенә металлоконструкцияләр җитештерү һәм төяп җибәрү сораулары буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Киңәшмәдә Төзелеш Министрлыгы, тармак министрлыклары белгечләре катнашты.
Бүген хакимият йортында ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов рәислегендә, республиканың Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашында, видеоконференция режимында, торак йортларны төзү һәм тапшыру, Бөек Ватан Сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү, авария хәлендәге торак йорт фондыннан гражданнарны күчерү Республика адреслы программасын тормышка ашыру сораулары буенча республика киңәшмәсе булды. Тцп доклад белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э.Фәйзуллин чыгыш ясады.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында ягу сезонына әзерлек буенча республика штабы утырышы булды. Утырышны Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде. Әлеге утырышта Төзелеш Министрлыгы белгечләре, тармак Министрлыкларыннан һәм республикадагы муниципаль оешмаларның Башкарма комитетларыннан вәкилләр катнашты. Катнашучылар видеоконференция режимында ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь комплекслар объектларының 2012-2013 еллардагы ягулык чорына әзерлекләре турында сөйләштеләр.
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм FISUХалыкара студентлар спорты федерациясенең генераль секретаре Эрик Сайнтрондның очрашуы булды. ТР Хөкүмәт Йортында булган әлеге очрашуда шулай ук Казан мэры Илсур Метшин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Бурганов, Республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Универсиада-2013 Дирекциясе башлыгы Владимир Леонов, FISUның беренче вице-президенты – Россия студентлар спорты союзы президенты Олег Матыцин, FISU җәйге Универсиадалар директоры Марк Ванденплас катнашты.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасын тормышка ашыру соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.М. Фролов үткәрде. Киңәшмәдә сәламәтлек саклау Министрлыгыннан һәм проектлы оешмалардан вәкилләр катнашты. Модернизацияләү программасының төп пунктларын тормышка ашыруда акчаны оптималь бүлү соравы катнашучыларның игътибар үзәгендә булды.
16 августка булган мәгълүматларга караганда, капиталь ремонт буенча эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 4 млрд. 155 млн. сум, әлеге сумма еллык лимитның 95 процентын тәшкил итә. Әлеге мәгълүмат бүген, ТР Хакимият Йортында ТР Премьер-министры Илдар Халиков үткәргән республика киңәшмәсендә әйтелде.
ТР Төзелеш. Архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итүенчә, Актаныш, Әлмәт, Апас, Арча, Чүпрәле, Мамадыш, Норлат, Питрәч, Спас һәм Теләче муниципаль районнары бүленеп бирелгән чараларны тулысынча үзләштергән.
639 йортта капиталь ремонт эшләре тәмамланган. 25 муниципаль оешмадагы 157 йортның кабул итү актына ДТИ тарафыннан кул куелган.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында Министрлык карамагындагы дәүләт программаларын тормышка ашыру сораулары буенча муниципаль районнар белән видеоконференция режимында киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Р.К. Кәримов үткәрде. Киңәшмәдә министрлык белгечләре, республика муниципаль оешмаларыннан Башкарма комитет вәкилләре катнашты.
Фикер алышуда түбәндәге сораулар бар иде: күп фатирлы йортларда капиталь ремонт үткәрү, авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү, җылылык белән тәэмин итү схемасын эшләү, җирләү урыннарын (зиратларны) төзекләндерү.
Татарстан Республикасында 2011-2012 елларда халыкка хокук буенча аң-белем тарату һәм гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү буенча озак сроклы максатчан программа кысаларында, Мамадыш муниципаль район территориясендәге Урманчы һәм Түбән Сөн авыл җирлекләрендә авылда яшәүчеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтү буенча мәгълүмати-консультацион төркем белгечләренең чираттагы күчмә кабул итүе булды. 11 министрлык һәм ведомство белгечләреннән формалашкан мәгълүмати-консультацион төркем әгъзалар кабул итү барышында районның 63 кешесенә хокукый яктан ярдәм күрсәттеләр. Чарада ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы юристлары да катнашты.