ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районында «Шәфкать йорты» төзелеше буенча эшләр 53 процентка башкарылган. Бу хакта Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Подваллы ике катлы интернат-йортның гомуми мәйданы 8 620 квадрат метр булган бинасы 120 урынга исәпләнгән.


22
апрель, 2025 ел
сишәмбе

Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында 2026 елда төзекләндерү өчен җәмәгать урыннарын сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирүне оештыруга һәм уздыруга багышланган брифинг узды. Анда ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Владимир Кудряшев катнашты.


21
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Татарстанда инженерлык челтәрләрен яңарту эшләре дәвам итә. Бу хакта узган шимбәдә Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

2025 елда республикада коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең яңа программасы башланды, аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов башлап җибәрде.

Татарстанда торакны файдалануга тапшыру планын 47 процентка үтәгәннәр, әлеге күрсәткеч 1 млн 542 мең кв. м тәшкил итә. Бу хакта узган шимбәдә Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


18
апрель, 2025 ел
җомга

Менделеевскиның туган якны өйрәнү музеенда ремонт-реставрация эшләре дәвам итә.

Музей «П.К. Ушков һәм К° химзаводлары ширкәтләренең» элеккеге завод конторасы бинасында урнашкан. Бу мәдәни мирас объекты һәм республика әһәмиятендәге тарих һәм архитектура һәйкәле.


17
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Августта Менделеевскиның элеккеге «Химик» стадионы урынында «Камаш» пейзаж паркы барлыкка киләчәк.

Территория шәһәрнең үзәк өлешендә урнашкан һәм 1 гектардан артык мәйданлы йөгерү юлы булган футбол кырыннан гыйбарәт. Участок кыргый куаклар, агачлар белән капланган. Хәзер кишәрлекне алардан арындыралар һәм туфракның үсемлек катламын алалар.


14
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Бу хакта узган шимбәдә ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасына быел 911 объект кертелгән, шуларның 16сының махсус счетлары бар, анда милекчеләр капиталь ремонт фондын формалаштыра. Йортларны ремонтлау эшләре 42 муниципаль берәмлектә башкарылачак. Хәзерге вакытта кыска вакытлы планга үзгәрешләр кертү турындагы карар проекты Министрлар Кабинетында раслана.


11
апрель, 2025 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында «ЦТС» Биржасы» АҖ белән биржа сатулары механизмын һәм төзелештә бәя куюның Федераль дәүләт мәгълүмат системасы (ЦС ФГИС) төзелеш ресурсларының тулылануын сынау эшен оештыру буенча семинар-киңәшмә узды.  Анда ТР Финанс министрлыгының Казначылык департаменты, Ведомство буйсынуындагы һәм подрядчы оешма вәкилләре катнашты.


10
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Кукмарада уникаль агач төзелеш сәнгате бинасын – Вахитов урамындагы 1870 елда төзелгән ике катлы йортны реставрацияләүгә керештеләр. Биредә шәһәрдә киез итек җитештерүгә нигез салган абыйлы-энеле Комаровлар фабрикасының конторасы урнашкан. Монда шулай ук бертуган абыйларының берсе Николай Васильевич яшәгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International