Казанда «Рубин» стадионы территориясендә Футболны үстерү үзәге төзелә.
Проект буенча үзәктә футбол манежы, 76 кешегә исәпләнгән чишенү һәм ял бүлмәләре булган спорт базасы блогы, универсаль спорт комплексы корпусы, табигый һәм ясалма өслекле футбол кырлары урнашачак. Шулай ук универсаль спорт комплексы корпусы һәм спорт базасы блогы арасында җылы коридор кору планлаштырылган.
Татарстанның Кукмара муниципаль районының 4 торак пунктында – Тырыш, Татар Туллысы, Бучирмә һәм Яңа Каенсар авылларында фельдшер-акушерлык пунктлары барлыкка киләчәк.
Типик модульле ФАПлар «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектына керә торган «Беренчел звеноны модернизацияләү» федераль программасы буенча төзелә.
Татарстанда төрле тармакларда социаль объектлар төзү программаларының тормышка ашырылуы турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Татарстанда торак тапшыру планы 33% ка үтәлгән – 1 млн 93 мең квадрат метр файдалануга тапшырылган, дип хәбәр итте бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин.
Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү буенча 8 республика һәм федераль программаның гамәлгә ашырылуы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Барлык муниципаль районнарны тоташтырып киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.
Татарстанның Яшел Үзән муниципаль районының Октябрь поселогында балалар бакчасы төзелә башлый. Тиешле дәүләт контракты генподряд оешмасы белән төзелгән.
Проект буенча бу гомуми мәйданы 3 мең квадрат метрлы ике катлы бина булачак һәм ул 260 урынга исәпләнгән. Биредә физкультура һәм музыка заллары, төркем бүлмәләре, медицина кабинеты, процедура бүлмәсе, азык-төлек блогы, кер юу бүлмәсе бар.
«Госуслуги Дом» кушымтасы даими рәвештә яңа мөмкинлекләр белән тулылана. Хәзер кушымтадан индивидуаль торак йортларның милекчеләре дә файдалана ала. Элегрәк кушымта күпфатирлы йортлардагы квартирларның милекчеләренә генә мөмкин иде. Милек хокукы рәсмиләштерелгән һәм торак-коммуналь хуҗалык системасына җирле администрация тарафыннан кертелгән күчемсез милек турындагы мәгълүмат автомат рәвештә йөкләнә.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында ТБИ һәм товар бетоны заводлары җитәкчеләре белән киңәшмә узды. Ел саен үткәрелә торган традицион очрашуны министр урынбасары Илшат Гыймаев уздырды.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында төзүчеләр һәм дәүләт заказчылары катнашында Татарстанның төзелеш тармагының актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәне үткәргән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Илшат Гыймаев җыелучыларга 2025 елның 1 мартыннан «Эскроу счетларын кулланып төзелеш подряды шартнамәләре буенча торак йортлар төзү турында»гы 186-ФЗ номерлы Федераль законның үз көченә керүен искәртте. Ул хосусый торак төзелешендә эскроу счетларын куллану турындагы федераль законның төп нигезләмәләренә һәм өстенлекләренә игътибар итте.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан төзелеш мәйданчыкларында хезмәт иминлеге кагыйдәләрен һәм нормаларын үтәү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә төзелеш тармагында хезмәт иминлеге буенча ведомствоара эш төркеме әгъзалары, төзүчеләр һәм дәүләт заказчылары, профильле уку оешмалары җитәкчеләре, республиканың 45 муниципаль берәмлеге вәкилләре катнашты.