Бүген, 7 сентябрьдә, Алабугада социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча төзелгән 81 фатирлы яңа торак йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителешенә ярашлылык турында бәяләмә (ЯТБ) алды. Тиздән 81 гаилә үз фатирларыннан көтеп алынган ачкычлар алачак. 10 катлы торак йортның гомуми мәйданы 5418,9 кв. метр тәшкил итте. Бина Автомобильчеләр урамында урнашкан. Объектны төзүче - «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» КБО.
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерелгән күп фатирлы торак йорт ишегалларының берсендә булды.
Ишегалды Шевченко урамында урнашкан. Биредә машиналар йөрү юлын һәм тротуарларның асфальт-бетон өслегенә ремонт ясалган.
Эскәмияләр, чүп савытлары, спорт комплексы торгызылды, балалар өчен уен мәйданчыгы булдырылды.
Яшеллекнең бйтенесен саклап калырга тырышканнар.
Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, «Безнең ишегалды» программасы буенча Әлмәт районында быел 52 ишегалды төзекләндереләчәк.
Аннары Татарстан Президентына Әлмәттә элеккеге шәһәр универмагы урынында оештырылган Иҗтимагый мәдәни үзәкне күрсәттеләр. Яңа мәдәни үзәкнең беренче катында мәгълүмати-күргәзмә пространствосы урнашачак.
Икенче катта «Альметрика» интерактив фәнни-танып-белү үзәге урнашачак. «Альметрика» интерактив фәнни-белем бирү үзәгенең төп концептуаль идеясе – метрологиягә һәм халыкара берәмлекләр системасына багышланган интерактив экспозиция булдыру.
Өченче катта лингвистик үзәк урнашачак, анда халыкның төрле яшьтәге төркемнәре югары профессиональ дәрәҗәдә чит телләрне өйрәнә алачак.
4-5 катта заманча җиһазландырылган күп функцияле концерт залы булдырылачак
Рөстәм Миңнеханов дөнья халыкларының музыка кораллары күргәзмәсен карады. Барлык экспонатлар да шәхси коллекционер тарафыннан тупланган. Коллекция Россиядә һәм республикада мондый эчтәлектәге иң зур шәхси коллекцияләрнең берсе булып тора. Ул дөнья халыкларының 624 музыка уен коралыннан тора.
2020 елда гомуми мәйданы 6,5 млн кв. м булган 1064 күп фатирлы йортка капиталь ремонт планлаштырыла. Капремонт программасында 41 муниципаль берәмлек (Әлки, Әтнә, Чүпрәле һәм Кайбыч районнарыннан гайре) катнаша. Шулай ук капремонт социаль объектларда да дәвам итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Фәрит Хәнифов хәбәр итте.
Киңәшмәне республиканың барлык муниципалитетлары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, планлаштырылган 36 мәгариф объектның 3сендә капремонт тәмамланмаган әле.
Мәктәпкәчә учреждениеләргә капиталь ремонт эшләре 9 муниципаль райондагы 87 объектның 20сендә генә тәмамланган, 21 балалар бакчасында эшләр дәвам итә.
Коррекцион мәктәпләргә капиталь ремонт барлык 3 объектта да тәмамланган.
Рөстәм Миңнеханов проблемалы объектлардагы эшләрне тиз араларда тәмамларга өндәде. Ул башкарылучы эшләрнең сыйфатын, шулай ук 1 сентябрьгә мәктәпләргә капремонтны тәмамламаган подрядчиклар эшләрен катгый тикшереп торырга кушты.
Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, республикада гомуми белем оешмаларындагы җылы туалетларга капиталь ремонт программасы дәвам итә.
9 ресурс үзәгенең 8ендә капиталь ремонт тәмамланган.
Уку корпусларына һәм тулай торакларга капремонт пландагы барлык 3 объектта да бара.
Спорт объектларына капиталь ремонт программасы буенча эшләр 13 объектта бара, 8ендә тәмамланган.
Балаларны савыктыру лагерьларына (6 объект) капиталь ремонт планлаштырылган – 1сендә эшләр бара.
Республикада яшүсмерләр клубларына капиталь ремонт һәм аларның матди-техник базасын ныгыту буенча эшләр 16 объектның 7сендә бара, 9ында тәмамланган.
Татарстан Республикасы яшьләр үзәкләре биналарына (урыннарына) капиталь ремонт һәм матди базаларын ныгыту программасына 5 бина кертелгән. 3сендә эшләр бара. 2 объектта эшләр төгәлләнгән.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә 427 объектка капремонт планлаштырылган. Ашлык амбарларына капиталь ремонт программасы буенча барлыгы 127 объект каралган: ат фермаларына капиталь ремонт (11 объект); сыер фермаларына капиталь ремонт (158 объект); машина-трактор паркларына капремонт (66 объект); яшелчә-бәрәңге саклагычларга капиталь ремонт (12 объект); кошчылык фермаларына капиталь ремонт (12 объект); ветеринария берләшмәләренә һәм авыл хуҗалыгы идарәләренә ремонт (41 объект).
Министр җылылк бирү чорына әзерлек турында мәгълүмат бирде. 2020 елның 3 сентябренә 11 мең 989 күп фатирлы йортның 11 мең 369ында җылылык белән тәэмин итү системалары әзер, бу 94,8% тәшкил итә.
17 мең 267 күп фатирлы йортның 16 мең 441ендә эчке йорт системаларының вентиляция каналлары тикшерелгән, бу 95,2%ы.
Мониторинг системасына кертелгән 17 мең 267 күп фатирлы йортның 15 мең 923ендә әзерлек паспортлары рәсмиләштерелгән, бу – 92,2%.
3 сентябрьгә муниципаль берәмлекләрдә сәламәтлек саклау объектларының 94%, мәгариф объектларының - 95,7%ы, мәдәният объектларының - 92%ы, спорт объектларының 94% әзер.
Кукмара районының Кошкино авылында универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Чарада Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, Кошкино авыл җирлеге җитәкчесе Илшат Рәхимуллин катнаштылар. Спорт объекты республика программасы кысаларында төзелгән. Ачылу көнендә район һәм республика җитәкчелеге адресына бик күп изге теләкләр яңгырады. Программалар һәм грантлар ярдәмендә бүгенге көндә җирлектә зур эшләр башкарылды. Исегезгә төшерәбез, 2013 елдан башлап, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, барлык муниципаль берәмлекләрдә универсаль спорт мәйданчыклары төзү проекты гамәлгә ашырыла. 2013 елдан 2020 елга кадәр республикада 1119 универсаль спорт мәйданчыгы төзелде, шул исәптән 2020 елда 92 шундый объект.
Яр Чаллы ш., ЗЯБ п., 19 мкр. урнашкан 220 урынлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Татарстан Республикасы Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә ярашлылык турында бәяләмә (ЯТБ) алды. Объектны төзү «Демография» илкүләм проекты кысаларында алып барылды. Татарстанда балаларны балалар бакчаларында урыннар белән тәэмин итүгә зур игътибар бирелә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән республикада 2010 елдан 2019 елга кадәр 37 585 урынга 239 балалар бакчасы төзелде. Быел план буенча тагын 22 балалар бакчасы сафка бастырылачак.
Сентябрьдә «ТКХ Контроле» КП онлайн форматта торак милекчеләренең гомуми җыелышын үткәрүгә багышланган семинарлар сериясен үткәрәчәк. 2020 елның 4 сентябрендә РОСМКД.РФ түләүсез сервисы мисалында альтернатив мәйданчыкларны кулланып онлайн форматта җыелышлар үткәрү турында семинар булачак. Чара ZOOM-конференция режимында, кире видео-һәм аудиоэлемтә мөмкинлеге белән узачак. Тулырак мәгълүматны сылтама буенча күчеп алырга мөмкин.
Татарстан нефть, газ, химия форумы кысаларында «Төзелеш тармагында Республика җитештергән нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү» темасына түгәрәк өстәл булды. Чара «Казан Экспо» күргәзмә комплексы мәйданчыгында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җитәкчелегендә узды. Түгәрәк өстәл эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнаштылар. Алексей Фролов сүзләренә караганда, республиканың минераль-чимал базасы төзелеш материалларының киң спектрын чыгарырга мөмкинлек бирә, алар арасында ТР химия һәм нефть-газ химиясе комплексы предприятиеләре продукциясе нигезендә җитештерелгән материаллар лаеклы урын алып тора. «Төзелешнең югары темплары төзелеш материаллары сәнәгатенең тиешле үсеше белән тәэмин ителергә тиеш», - диде ул. 2010 елдан башлап республикада төзелеш өчен билгеләнгән продукция яки төзелеш материаллары һәм эшләнмәләре җитештерү өчен чимал булган продукция җитештерүгә юнәлдерелгән якынча 50 химия һәм нефть химиясе производствосы файдалануга тапшырылган. Югары технологияле төзелеш материаллары җитештерүне үстерү гамәлдәге предприятиеләрне модернизацияләү һәм реконструкцияләү, шулай ук яңаларын төзү шартларында бара. 2010 елдан 2020 елның августына кадәр республика территориясендә төзелеш материаллары сәнәгатенең 151 предприятиесе сафка бастырылган һәм модернизацияләнгән. Алексей Фролов авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр, проектлаучылар һәм төзүчеләр белән уртак эш алып барылучы биналарның, корылмаларның һәм башка инфраструктур объектларның сыйфатын, озак вакытка чыдамлылыгын һәм ышанычлылыгын арттырырга ярдәм итәчәк, дип ышаныч белдерде.
Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча иң яхшы проектларның IV Бөтенрәссәй конкурсының федераль комиссиясе аның нәтиҗәләрен чыгарды. 2021-2022 елларда конкурс кысаларында берьюлы 160 проект гамәлгә ашырылачак, дип белдерде Хөкүмәт утырышында Рәссәй премьер-министры Михаил Мишустин. Җиңүчеләр арасында Менделеевск, Тәтеш, Минзәлә, Бөгелмә, Буа, Азнакай, Нурлат, Мамадышта проектлар бар. «Бәйге инде беренче ел гына үткәрелми. Ел саен кимендә 80 җиңүче билгеләнде. Бу юлы Хөкүмәт Уңайлы шәһәр тирәлеген булдыру буенча проектлар конкурсында катнашу мөмкинлекләрен киңәйтте. Махсус комиссия 160 җиңүчене сайлап алачак. Тиешле карар имзаланды. Иң мөһиме, барлык тәкъдим ителгән проектлар да кешеләр өчен уңайлы итә»,- дип белдерде Михаил Мишустин. IV Бөтенрәссәй конкурсына йомгак ясалган Федераль Комиссия утырышы август ахырында узды. Барлыгы дүртенче конкурста катнашу өчен 76 субъекттан 301 гариза бирелгән. Хөкүмәтнең яңа карары нигезендә, шуларның 160 җиңүче булды. 2021-2022 елларда 60тан артык төбәк конкурс объектларын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджеттан субсидияләр алачак. Барлык җиңүчеләр исемлеген сылтама буенча карарга мөмкин.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студентларын уку елы башлану белән котлады. Тантаналы линейкада чыгыш ясап, министр болай дип билгеләп үтте: «Без, пандемия җитди үзгәрешләр кертүгә карамастан, традицион линейкада очраштык. Бу көн-көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе, сез өр-яңа, бик якты һәм бай тормышка аяк басасыз. Сезне һөнәр сайлавыгыз белән котлыйм, бу җитди һәм җаваплы адым. Дөрес сайлау ясарга, димәк, бу тормышта үз урыныңны табарга. Кешенең нинди генә биеклекләргә ирешүен истә тотыгыз, аларга юл бүгенге көннән башлана». Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, Казан архитектура-төзелеш университеты, студентларны кабул итәргә әзерләнеп, бик зур эш башкарган. Белем алу өчен дә, студентларның һәрьяклап үсеше һәм уңайлы яшәү өчен дә барлык шартлар тудырылган. Фәрит Хәнифов үз чыгышында кайчандыр бу вузны тәмамлаганын искә төшерде: «Сезнең КДАТУ студентлары булуыгызга бәхет елмайды. Безнең чыгарылыш сыйныф укучыларына ихтыяҗ, заманча чынбарлыкны исәпкә алып, югары булып кала», - диде ул. Чара ахырында министр КДАТУның профессорлар-укытучылар составына аерым рәхмәт белдерде һәм барлык хезмәткәрләргә, студентларга кызыклы һәм бай уку елы теләде. Бүген шулай ук «URBAN шәһәр төзелеше Үзәге» проектының дизайнын тәкъдир итү булды, очрашу барышында тармак вәкилләре һәм муниципалитетлар өчен шәһәр төзелеше өлкәсендә яңа белем бирү курсын оештыру мәсьәләләре күтәрелде.
Быел беренче сыйныфка 7 хезмәткәрнең балалары чыкты. Беренче сыйныф укучыларына бүләк җыелмаларын министрлыкның эшләр идарәчесе Евгений Тимофеев һәм профком рәисе Гөлназ Миңнеханова тапшырдылар. Бүләкләр үз эченә 60 предмет ала: ручкалар, дәфтәрләр, пластилин, буяулар, каләмнәр, линейкалар – барысы да мәктәптә иң кирәкле әйбер. Министрлык хезмәткәрләренең Валерия Пуганова һәм Айгөл Кадыйрованың балалары бүләкләрне шәхси алдылар. Белем көне белән, кадерле беренче сыйныф укучылары! Алга бишле, белем һәм яхшы дуслар артыннан!