Бүген “Алабуга” махсус икътисади зона территориясендә “А Плюс парк Алабуга” индустриаль паркын төзи башлауга багышланган тантана булды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев, ТР Алабуга муниципаль районы башлыгы Геннадий Емельянов, “Алабуга” МИЗ генераль директоры Тимур Шагивалеев, Россиянең инновацион регионнары Ассоциациясенең башкарма директоры Иван Бортник катнашты.
Татарстан Республикасында 1 млн. 536,7 мең кв. метр торак тапшырылган, яки еллык бурычның 64,1% үтәлгән. Бу турыда бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Фәрит Хәнифов, ТР Хөкүмәт Йортында үткәрелгән республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
ТР МКның 27.10.12дән 1932-р Боерыгын тормышка ашыру кысаларында, ТР Югары Ослан районы Түбән Ослан авылында 100 урынлы күп функцияле үзәк ( клуб+ФАП) төзү эшләре тәмамланып килә.
Бүген Тәтеш районы Башлыгы В.С. Чершинцев подрядчы оешма “Созидатель” ҖЧҖ ( Буа шәһәре) вәкилләре һәм кызыксынган хезмәтләр белән Тәтеш шәһәре территориясендә ачык балалар спорт мәйданнары төзү сораулары буенча киңәшмә үткәрде. “Барс” СОК территориясендә спорт төше төзеләчәк һәм аның составында 400 метрлы йөгерү юлы, мини-футбол уены өчен мәйдан, волейбол һәм баскетбол уеннары өчен катнаш мәйдан булачак. Шулай ук, Тәтеш кадет мәктәбе территориясендә әзерләнү мәйданы, ә Тәтеш татар мәктәбе бинасы һәм стадион арасында Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын төзү планлаштырыла.
Авыл клублары төзү республика программасы нигезендә ТР Менделеевск районының Мунайка авылында тиздән Күп функцияле үзәк барлыкка киләчәк, әлеге үзәктә авыл клубы гына түгел, фельдшер-акушерлык пункты, җирле үзидарә органнары, авыл китапханәсе дә булачак.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Чебоксар шәһәренең “ЧЕТРА-Промышленные машины” ААҖ продукциясен тәкъдим ителде. Чараны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Анатолий Иванович Щеповскихның вафат булу кайгысын уртаклаша.
Соңгы атналарда Аксубай үзәгендә бик шау-шу – тегендә-монда бензобила эшли, күтәрү краннары, КамАЗ һәм тракторларның моторлары көне буе бертуктаусыз эшли.