ЯҢАЛЫКЛАР


13
сентябрь, 2013 ел
җомга
Бүген Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, Питрәчкә эшлекле сәфәр белән бару барышында, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына яңа фатирлардан ачкычлар тапшырды һәм яңа спорт мәйданын ачты. Җиңүнең 60 еллыгы урамы буенча 10 номерлы йортта урнашкан йорттагы яңа фатир ачкычларын бүген 7 гаиләгә, шул исәптән 4 ачкыч Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына бирелде.
Бүген Татар Сарсазы авылында модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылышы булды. Әлеге ФАП меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә ала, стандарт җиһазлар комплексы белән тәэмин ителгән, җылыту һәм кайнар су белән тәэмин итү өчен ике контурлы казан урнаштырылган.
Зәйдә “Эш тирәлеге” дип аталган, ел саен үткәрелә торган акция старт алды, әлеге чара  барышында, район җитәкчеләре предприятиеләргә баралар һәм андагы хәлләр, производство үсеше, киләчәккә булган планнары һәм перспективалары белән танышала. Эшчеләр үз сорауларын турыдан-туры бирә алалар.

12
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
Төзүчеләр сүз биргәнчә, күп функцияле үзәк оетябрьдә ачылырга тиеш. Бизәү һәм төзекләндерү эшләре генә калып килә. Хәзерге вакытта авылда 900дән артык кеше яши.
Ягулык чорына әзерлек ахырына якынлаша. Атна ахырына кадәр барлык объектлар да җылылык кабул итүгә, ә котелня һәм челтәрләр аны җибәрергә әзер булырга тиеш. Җаваплы кешеләрнең сүзләренә караганда, шулай булачак та. Шул ук вакытта,ТКХ департаменты җитәкчесе Олег Анисимов билгеләп үткәнчә, җылылык трассалары искергән, авария аларда еш була һәм җылылык чорына әзерлек турындагы фармаль хисаплар “әзерләнгән челтәрләр”нең барысы да ягулык чорында инцидентларсыз эшләр дип гарания биреп булмый.
Гиматдинов, 60 урамы буенча урнашкан йорт каршындагы скверда, районара сукырлар җәмгыяте урнашкан урында, тоеп беленә торган плитәләрдән җәяүлелер өчен юл төзиләр.

11
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Шәһәрдәге торак йортларның барлык подваллары диярлек һава торышына карап җылытуны тәртипкә китерүнең автоматик төене белән җиһазланган.

2013 елның 9 сентябрендә “Алабуга” махсус икътисади зонада “Сария Био-Индастрис Волга” ҖЧҖ заводының тантаналы ачылышы булды.


10
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе

Нефть шәһәре ТКХ хезмәткәрләре ел саен үткәрелә торган Сабантуй бәйрәмен уздырдылар. Бәйрәм тантанасында ӘМР башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов, шәһәр башкарма комитет җитәкчесе Николай Богданчиков, башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рияз Комаров һәм башка кадерле кунаклар катнашты.

ТР Яшел Үзән муниципаль районы Мизиново авылында яңа заманча модульле ФАП ачылды. Әлеге ФАП бу елны безнең районда, республика программасын тормышка ашыру кысаларында төзелгән икенче объект булып тора. 2016 елга кадәр мондый модульле типтагы тагын тугыз фельдшер-акушеерлык пункты төзү планлаштырыла. Яңа ФАПның бәясе, җиһазлары белән бергә санаганда ике миллион сумнан артып китә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International