Югары Ослан муниципаль районында участок полиция хезмәткәрләре өчен йортлар төзү эше уңышлы бара. Бүгенге көндә Татар Бурнашево авылында участок полиция хезмәткәрләре өчен йорт төзелә. Подрядчы оешма – “ЭЛПЭК” ҖЧҖ. Эшләрнең инвесторы - Татарстан Республикасы президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды. Подрядчы тарафыннан фундамент салынды, диварлар төзү эшләре тәмамланды. Канализация һәм су белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләре сузылды. Эшләрне 30 октябрьгә тәмамлау планлаштырыла.
ТР Чирмешән муниципаль районы Югары Каменка авылында бер ай эчендә яңа фельдшер-акушерлык пункты бинасы төзеделәр, әлеге бинаны ачу тантанасы бәйрәм атфосферасында үтте. Блок-модульле ФАПта барлык шартлар да бар: су, электр, газ һәм канализация. Пункт территориясенә чәчәкләр утыртылган.
Алабуга җылылк чорына 100 процент әзер дияргә була. Бу турыда бүген видеобрифингта ТКХ һәм төзелеш Департаменты башлыгы Василий Филиппов хәбәр итте.
Бүген “Казан ярминкәсе” ААҖ территориясендә төзелеш тармагында хезмәтне салау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча эшче төркем утырышы булды, әлеге утырыш “Төзелеш оешмаларында хезмәтне саклауны оештыру” дип аталган темага багышланган түгәрәк өстәл белән бергә үтте.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2018 елда булачак футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнү һәм үткәрү региональ программасын формалаштыру соравы буенча киңәшмә булды.
Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында “Биектау” боз сараен ачу тантанасы булды. Спорт объектын ачу бәйрәмендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм буенча министр Рәфис Бурганов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В. Н. Кудряшев һәм башка кунаклар катнашты.
ТР хокук бозу очракларын кисәтү комплекслы программа кысаларында, Татарстанда агымдагы елда 39 муниципаль оешмадагы участок полиция хезмәткәрләре өчен 82 торак йорт төзү планлаштырыла. Бүген ТР Хөкүмәт йортында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә үткән кеспублика киңәшмәсендә, Татарстан буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин эшләрнең барышы турында сөйләде.