Республика программалары өлешендә халыкны эчәр су белән тәэмин итү программасы буенча башкарылган эш 56% ка җитте. Бүгенге көндә эшләр 30 районда 43 объектта алып барыла. Узган ике атнада республиканың 6 муниципалитетында 6 объект буенча эшләр төгәлләнгән.
ТР Хөкүмәте Йортында узган атналык киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль әһәмиятле объектлар төзелеше буенча мәгълүмат җиткерде.
3 августка торакны файдалануга тапшыру планы 81% ка үтәлгән - 2 млн 535 мең кв. метр файдалануга тапшырылган. Мондый мәгълүматларны ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җиткерде.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин республиканың Биектау муниципаль районында булды. ТР Биектау районы башлыгы Равил Хисаметдинов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Җиһаншин белән берлектә ул социаль объектлар ачуда катнашты.
Бүген ТР Төзелеш министрлыгында беренче сыйныф укучыларына портфельләр бүләк итү тантанасы булды. Букчаларны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин тапшырды.
Кукмарада «Кукмараның 3 нче урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесендә 375 укучыга башлангыч сыйныфлар урнаштыру өчен өч катлы бина төзелә.
Торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның түләү дисциплинасы турында ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин сөйләде.
Татарстан Республикасында 82 фельдшер-акушерлык пунктына капиталь ремонт ясалган-төзелеш-монтаж эшләре 94% ка үтәлгән. Объектларда эшләр «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча алып барыла.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин бүген «Татлизинг» ДУП коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин «Татарстан Республикасы Баш инвестицион-төзелеш идарәсе» ДКУ коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте.