Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин эшлекле сәфәр белән Мәскәү шәһәрендә. Ул анда ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Федераль фонд генераль директоры А.А. Браверман белән очрашуында катнашты. Очрашу барышында күтәрелгән төп сорау – эффектив кулланылмаган федераль җир участокларын хуҗалык әйләнешенә җәлеп итү.
Торак төзелеше үсешенә ярдәм итүче Федераль фонд, бүгенге көндә җир участоклары базарындагы иң эре уенчыларның берсе булып тора, эконом-класс торак базарын формалаштыру соравында Фонд тәкъдим иткән кораллар бик эффектив.
Бүген Хөкүмәт йортында, видеоконференция режимында 2012 елда Татарстан Республикасында, РФның 21.07.2007 елдан 185-ФЗ номерлы “ТКХ реформалаштыруга ярдәм итүче Фонд турында” Законын тормышка ашыру һәм мәктәпләрдә капиталь ремонт ясау сораулары буенча республика киңәшмәсе булды. Киңәшмәне ТР Президенты Р.Н. Миңнеханов үткәрде, чарада ТР Премьер-министры И.Ш. Халиков катнашты. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин төп доклад белән чыгыш ясады.
ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э.Фәйзуллин «Saint Gobain» компаниясенең Россия һәм СНГ илләрендәге генераль директоры Гонзаг Арну де Пире белән очрашты. Очрашу бик җылы, шул ук вакытта динамик халәттә үтте. Француз делегациясе белән килгән катнашучыларны сәламләгәннән соң, министр И.Э. Фәйзуллин, төзелеш өлкәсендә тормышка аша торган проектлар турында сөйләде. Министрны тыңлаганнан соң, кунаклар Татарстанның бизнес үстерү буенча төп регионнарның берсе булуын һәм «Saint Gobain» компаниясенең “Алабуга” АИЗ мәйданында, резидент сыйфатында торуын билгеләп үттеләр. «Saint Gobain» компаниясе “Turkiye Sisecam Fabrikalari AS» төрек компаниясе белән берлектә”Алабуга АИЗ” территориясендә 300 млн. евро белән финанслана торган, көче елына 250 мең тонна булган автомобиль һәм яссы (төзелеш өчен) пыяла җитештерүче «Аутоматив Гласс Альянс Рус» ЯАҖ заводын төзү буенча эшләнгән проектны тормышка ашыра башладылар.
Бүген Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында төзелеш базарының үсеш перспективалары соравы буенча киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары А.С.Әхмәтшин, төзелеш материаллары һәм технологияләре сәнәгате бүлегенең башлыгы О.В. Модина үткәрде. Чарада Казанны капиталь төзү һәм реконструкцияләү Идарәсеннән, Төп инвестицион-төзелеш идарәсенннән вәкилләр, шулай ук кирпеч заводы һәм җылылык үткәрми торган материаллар җитештерә торган оешмалардан вәкилләр, Төзелеш Министрлыгы белгечләре катнашты.
Бүген Татарстан республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Литва республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле һәм Гадәттән тыш илчесе Ренатас Норкус белән очрашуы булды. Әлеге очрашуда Россия регионы буларакТатарстан Республикасы һәм Литва Республикасы арасында товар әйләнешен үстерү һәм үзара файдалы хезмәттәшлек сораулары турында фикер алыштылар. Очрашу Казан Кремлендә булды. Исегезгә төшереп үтәбез, Ренатас Норкус әфәнде җитәкләгән Литва Республикасы делегациясе Казанга эшлекле сәфәр белән килгән (2012 елның 21-22 ноябре). Кунакларны сәламләгәннән соң, Рөстәм Миңнеханов, Литва һәм Татарстан сәүдә партнерлары буларак бер-берсе белән кызыксынуларын билгеләп үтте. Ул, Литва делегациясе вәкилләрен, кыскача гына, төп икътисади күрсәткечләр тулы күләмдә башкарылуын билгеләп, республикадагы социаль-икътисади ситуация белән таныштырып үтте. Президент сүзләренә караганда, республикада ситуация стабиль , бу елны сәнәгать җитештерү күләмен 7%, тулай региональ продукцияне (ТРП) 5% тан артыкка үстереп тәмамлау мөмкинлеге бар. Республикада “ТАНЕКО” ААҖ , “Иннополис” инновацион шәһәр-спутник төзелеше кебек эре проектлар тормышка ашырыла. ТР президенты билгеләп үткәнчә, 2012 елның ноябрендә “Иннополис” проекты техник урнаштыруның аерым икътисади зона статусы алды. 2013 елда Казанда җәйге Универсиада үткәрүгә әзерлек кысаларында шулай ук “Казан” халыкара аэропортын масштаблы модернизацияләү үткәрелә, яңа терминаллар эшли, икенче терминалны, очып менү-төшү полосасын реконструкцияләү эшләре бара. Гомумән алганда, Универсиадага кадәр республикада ике мөһим объектны - 45 мең кеше керә ала торган футбол стадионы һәм су төрләре спорты Сараен төзеп бетерергә кирәк. “2013 елгы Универсиада шәһәрне үзгәртәчәк. Без, шулай ук, Казанның тарихи үзәген дә тәртипкә китерәбез, ә бу эш, үз чиратында, башкаланың инвестицион көчен арттырачак “ - диде Рөстәм Миңнеханов.