Бүген Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Алабуга шәһәренә эш сәфәрен “Alabuga-City Hotel” күп функцияле кунакханә комплексын ачудан башлап җибәрде. Мәгълүм булганча, дүрт йолдызлы бу кунакханә меңъелллык каланың тарихи урынында урнашкан. Бер яктагы бүлмәләрдә - Чулман буе, икенче якта – халык телендә Җеннәр шәһәрчеге дип йөртелә торган һәйкәл күренә.
Ун катлы бина барлыгы 105 номеры булган (28е апартаментлар) ике ял итү корпусыннан – кунакханә һәм апартаментлардан тора. Аларны уртак ресторан, лобби-бар һәм конференцияләр залы берләштерә.
Фаразларыбыз тормышка ашты. Татарстан башкаласы Казан шәһәре 2013 елда Бөтендөнья студентларының җәйге Универсиадасын кабул итү хокукын яулады. Безнекеләр Испаниянең Виго һәм Коренең Гван Джу шәһәрләрен артта калдырып, 27 мөмкинлектән 20 тавыш җыя алды һәм зур өстенлек белән җиңү яулады. Халыкара студентлар спорты оешмасының (FISU) штаб-квартирасы урнашкан Брюссель шәһәренә Россия делегациясе составында йөздән артык кеше киткән иде. ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Россия Хөкүмәте башлыгы урынбасары Александр Жуков, РФ Тышкы эшләр министры урынбасары Александр Яковенко, РФ Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры Виталий Мутко, РФ физик культура һәм спорт буенча федераль агентлык башлыгы Вячеслав Фетисов, Россиянең студентлар спорты оешмасы җитәкчесе Олег Матицын, танылган спортчылар Шамил Тарпищев, Ирина Роднина, Алинә Кабаева, Мария Киселева, Ильгар Мамедов һәм башкалар катнашында Казанны тәкъдир итү чарасы да югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Һәм менә хәлиткеч мизгел. FISU җитәкчесе Джордж Киллиан Универсиаданы кабул итәчәк шәһәрнең исеме язылган конвертны ача һәм... Казан шәһәрен атый. Безнең делегация озак вакыт алкышларга күмелә, ә сәхнәгә Рөстәм Миңнеханов менә.
Татарстан җитәкчелеге Россия Премьер-министры Владимир Путин белән очрашуда республиканың Менделеевск шәһәрендә минераль ашламалар заводы төзү турында да сөйләште. Бу хакта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белдерде. Билгеле булганча, 27 майда Владимир Путин “Алабуга” махсус икътисади зонасына килеп, Россиядә авыр һәм җиңел автомобильләр җитештерү мәсьәләләренә багышланган киңәшмә уздырылган иде. “Киңәшмәнең төп темасы - илдә машина төзелеше тармагын үстерү булса да, без Татарстанга кагылышлы кайбер мәсьәләләр турында да фикер алыштык”, - диде Минтимер Шәймиев бүген республиканың Мөслим муниципаль районына эш сәфәре барышында журналистларның соравына җавап биреп.