ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2024 ел
якшәмбе

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының оператив эш бүлегендә агымдагы елның 21 гыйнварына коммуналь челтәрләрдә 28 авария очрагы теркәлгән.


19
гыйнвар, 2024 ел
җомга

2024 елның 15 мартында Екатеринбургта ел саен үткәрелә торган World Build/State Contract бөтенроссия һәм халыкара коммерциягә карамаган  форум узачак, анда заказчылар һәм подрядчылар төзелештә һәм проектлауда тәҗрибә уртаклаша, партнерлар таба, законнардагы проблемаларны хәл итә ала.


18
гыйнвар, 2024 ел
пәнҗешәмбе

2023 елның декабрендә Татарстан Республикасында аномаль салкын һава торышы аркасында җылылык энергиясен куллану артты. Шуңа күрә декабрь өчен түләү квитанцияләрендә ноябрь белән чагыштырганда арттырылган суммалар кертелгән.

Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте директоры урынбасары Рөстәм Степаненко белән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.


17
гыйнвар, 2024 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасының гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышында катлаулы һава шартларында транспорт хәрәкәтен һәм торак-коммуналь хуҗалыкның эшләвен тәэмин итү буенча өстәмә чаралар турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе утырышында булды. Чара Казанда «Татэнергосбыт» АҖ мәйданчыгында узды.


16
гыйнвар, 2024 ел
сишәмбе

2023 елда Татарстанда ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар дәүләт хисабына 762 бер бүлмәле фатир алды. Төзекләндерелгән торак, яшәү өчен тулысынча әзер, ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелгән социаль ипотека йортларында бирелә.


15
гыйнвар, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елда 44 республика программасы кысаларында 3 мең 365 объектны төзү, ремонтлау, модернизацияләү һәм төзекләндерү планлаштырыла. Гомуми финанс лимиты 57 млрд сумнан артык тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 16.07.2015 № 521 карарына ярашлы рәвештә ел саен Татарстан Республикасы күп фатирлы йортлар белән идарә итү өлкәсендә иң яхшы оешмага республика конкурсы үткәрелә.

Агымдагы елда Татарстанда ким дигәндә 3 млн 150 мең квадрат метр торак тапшырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International