Ел саен «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2025 елда төзекләндерүгә планлаштырылган җәмәгать урыннарын сайлау буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү үткәрелә. Бу хакта төбәкнең төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
Биектау районыннан МХОда катнашучылар ТР Төзелеш, архитектура һәм торак – коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы төзелеш комплексы вәкилләреннән УАЗ – легендар «буханка» автомобилен алдылар.
Татарстанда торак төзелешенә ярдәмгә 2 федераль программа - «Торак» һәм «Авыл территорияләрендә торак төзелешен үстерү» җибәрелгән. Әлеге программалар кысаларында 8 объект төзеләчәк.
Бу хакта Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рәис Рөстәм Миңнеханов катнашында узган атналык киңәшмәдә хәбәр итте.
Биектау районы Ильино авылында капиталь ремонттан соң Усад табиб амбулаториясе бинасы ачылды. Тантаналы ачылышта район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин катнашты.
Амбулатория бинасы 1874 елда төзелгән. Бинаның гомуми мәйданы 754,70 кв. метр. Поликлиниканың куәте - сменасына 50 кеше.
Бүген республика Төзелеш министрлыгында Иҗтимагый совет утырышы кысаларында 2023 елда Татарстан Республикасы дәүләт программаларын гамәлгә ашыру йомгаклары, шулай ук 2024 елга бурычлар турында фикер алыштылар. Утырышны Иҗтимагый совет рәисе Ринат Абдуллин үткәрде.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов үз чыгышында ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының заказчы-координаторы булган Татарстан Республикасының ике дәүләт программасы турында сөйләде.
15 мартта, РФ Президентын сайлаудан тыш, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында төзекләндерү өчен объектлар сайлау буенча Бөтенроссия тавыш бирү башлана.
Рөстәм Миңнеханов Әлмәткә эш сәфәре кысаларында район үзәк хастаханәсенең яңа кабул итү-диагностика бүлеген ачуда катнашты.
Яңа корпус-хастаханәнең функциональ үзәге, ул патология профиленә карамастан кыска вакыт эчендә диагностик тикшерү үткәрергә һәм пациентны алып баруның алга таба тактикасы турында карар кабул итәргә мөмкинлек бирә.
Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә «Креатив процесслар фабрикасы» исемле яңартылган яшьләр үзәгендә булды. Аны ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков һәм Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов озатып йөрде.
М.Горький исемендәге мәдәният йорты 1954 елда төзелгән. 2023 елның декабрендә масштаблы реконструкциядән соң биредә яшьләр өчен яңа иҗади мәйданчык ачылды.