ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы территориясендә,  авыл җирлегендә яшәүселәр өчен бушлай юридик ярдәм күрсәтүче мәгълүмати-киңәш төркеменең күчмә кабул итүе булды. Әлеге чарада  Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының юридик бүлек белгече А.М. Сильченко да катнашты.


9
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Нефть эшкәртә һәм нефть-химиясе заводлары “ТАНЕКО” ААҖ  Комплексындагы “Гидрокрекинг катнаш урнаштыру” объектында эшләр дәвам итә.

8
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

ТР Алабуга муниципаль районы Татар Дөм-Дөме авылында авыл клубының тантаналы ачылышы булды. “ Клуб ачылышы – ветераннарыбызга Өлкәннәр көненә бик яхшы бүләк”, - диде район башлыгы Г. Емельянов һәм өлкәннәр һәм яшьләрнең яңа авыл клубында проблемаларны бергә чишеп, бергә ял итү мөмкинлеген билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны  күчерү турындагы республика программасын тормышка ашыру соравы буенча видеоконференция режимында киңәшмә булды. Киңәшмәне Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Ф.М. Хәнифов үткәрде.


7
октябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Октябрьнең беренче дүшәмбесендә Бөтендөнья архитектура көне билгеләнеп үтелә. ТР Төзелеш ,архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, һөнәри бәйрәмнәрендә архитекторларга мөрәҗәгать итте.

Ел башыннан алып Татарстанда 1 млн. 708 мең кв. метр торак (еллык бурычның 71,2 проценты) файдалануга тапшырылган. Бүген видеоконференция режимында үткән республика киңәшмәсендә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, калган өч ай эчендә тагын 689,6 мең кв. метр торак тапшырырга кирәклеген хәбәр итте. Әлеге Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

5 октябрь көнне бөтен Татарстан буенча “Урман утырту көне” акциясе узды.Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгы хезмәткәрләре әлеге чарада актив катнашты.


4
октябрь, 2013 ел
җомга

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында республиканың мәктәпкәчә учреждениеләрендә өстәмә урыннар булдыру сораулары буенча киңәшмә булды.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Казан шәһәрендә “Адмирал бистәсе” территориясенең үсеш проектын эшләү һәм тормышка ашыру сораулары буенча киңәшмә булды. Чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары В.Н. Кудряшев үткәрде.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында тармак ветераннары – “Татжилкомхоз” ПО һәм ТР Төзелеш Министрлыгының элекке эшчеләре белән очрашу булды. Чараны министр Ирек Фәйзуллин үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International