ЯҢАЛЫКЛАР


4
октябрь, 2013 ел
җомга

ТР Югары Ослан районы Тат. Бурнашево авылында участок полиция хезмәткәре өчен йорт төзү буенча эшләр дәвам итә. Подрядчы оешма булып “ЭЛПЭК” ҖЧҖ тора. Эшләрнең инвесторы -  Татарстан Республиксы президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды.


3
октябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Түбән Искүбаш һәм Нырты авылларында, Федераль программа кысаларында, полиция хезмәткәрләре өчен хезмәт торак йортлары төзелә.

Татарстан Республикасы Россиядә “ТКХны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд турында” гы 185 нче законны тормышка ашыру тәҗрибәсе буенча иң алдынгылар рәтендә тора. Әлеге фикерне бүген, республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Фондгенераль директоры әйтте. Әлеге утырышны Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үткәрде.


2
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Агымдагы елның беренче ярты еллыгында ТКХ оешмалары хезмәтләрен тормышка ашыру  күләме ( катнаш  эшләнеш режимында газ, электр һәм ягулык белән тәэмин итү хезмәтләрен исәпкә алмаганда) 15,7 млрд. сумны тәшкил итте. Халыктан ТКХ өчен түләүләр җыюның күләме 1 сентябрь торышына 97,7 процентны тәшкил итте. Әлеге мәгълүматлар бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге программаларны тормышка ашыру нәтиҗәләренә багышланган утырышында яңгырады. ТР Хөкүмәт Йортында үткән әлеге утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков һәм дәүләт корпорациясе – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд генераль директоры Константин Цицин катнашты.

Бүген Татарстанның Лаеш районында, Столбище бистәсе янында, Россия һәм ОИС илләренең KazanSummit'2013 дип аталган V халыкара икътисади саммит квсаларында, “Смарт Сити Казань” проектының беренче ташын салу тантанасы булды. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ ФС Федерация Советы Рәисе урынбасары Ильяс Умаханов, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, ТР инвестицион үсеш Агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, Лаеш муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев,  AJM Planning Design Group (APUDG җитәкчесе, “Смарт Сити Казань”ның баш архитекторы Норлиза Хашим, Tatarstan Gulf Investment Company генераль директоры Халед Аль Джассим, шулай ук чит ил һәм Россия инвесторлары, дәүләт хакимият органнарыннан вәкилләр, архитекторлар һәм төзелеш оешмалары катнашты.

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Территрияләрне комплекслы үзләштерүне исәпкә алып, авария хәлендәге торак фондынан гражданнарны күчерү программасын тормышка ашыру һәм энергоэффектив йортлар төзү”дигән темага киңәшмә булды. Чараны Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ф.М. Хәнифов үткәрде.

Дәүләт корпорациясе белән идарә итү – торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд, Татарстан Республикасының авария хәлендәге торак фондыннан гражданнарны күчерү өчен фонд чаралары хисабына финанс ярдәме сораган гаризасын хуплады.

Хәзерге вакытта республикада торак йортларга һәм социаль өлкә (белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм социаль ярдәм) объектларына җылылык бирелә.


1
октябрь, 2013 ел
сишәмбе

Хәзерге вакытта республикада торак йортларга һәм социаль өлкә (белем бирү, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм социаль ярдәм) объектларына җылылык бирелә.

Россия Федерациясе хөкүмәт Йортында “Футбол буенча дөнья чемпионатына спорт объектлары өчен проектлы-тикшеренү эшләре үткәрү һәм аларны төзү  барышы турында” соравына багышланган киңәшмә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International