ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган атналык киңәшмәдә катнашучыларны Татарстанның 2014 елга булган торак төзү программмасы белән таныштырды.


20
сентябрь, 2013 ел
җомга

Бүген Татарстан Республиксы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында BASF продукциясен куллану сораулары буенча фәнни-техник совет утырышы булды. Чараны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгының төзелеш комплексы идарәсе башлыгы С.И. Гимаев үткәрде.  Совет утырышында, шулай ук, “БАСФ Строительные системы” ҖЧҖ компаниясе вәкилләре һәм төзелеш комплексы һәм төзелеш матеериаллары сәнәгатенең үсеше буенча фәнни-техник советның башка әгъзалары катнашты.

Хокук бозуны профилактикалау комплекслы программа кысаларында, агымдагы елда Татарстандагы 39 муниципаль оешмада участок полиция хезмәткәрләре өчен 82 торак йорт төзү планлаштырыла. Авыл-хуҗалыгы районнарында полиция участок пункты белән торак бүлмә берләшкән  бер типтагы административ-торак комплекс төзү каралган.

19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында 2013/2014 еллар ягулык чорына әзерләнү буенча Республика штабы утырышы булды.

Түгәрәк өстәл эшендә, шулай ук, торак-коммуналь хуҗалыкны реформалаштырырга ярдәм итүче Фонд Дәүләт корпорациясе  генераль директоры урынбасары О.С. Рурин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.М. Фролов, ТР Дәүләт торак инспекциясе башлыгы С.А. Крайнов, БАРС ЖКХ/БАРС Груп бизнес үзәге директоры урынбасары А.Д. Әхмәдиев, шулай ук Төзелеш Министрлыгының җапавлы вәкилләре, ТР муниципаль оешмаларының башкарма комитет җитәкчеләре һәм җаваплы вәкилләре катнашты.

“Арзан һәм уңай тирәлек” республика программасын һәм “2012-2015 елларда социаль инфраструктура мәгълүматларына һәм объектларына инвалидларның тоткарлыксыз керүне тәэмин итү” муниципаль максатчан программаны тормышка ашыру кысаларында  “Богородский рай” КҮСОН һәм ТР  Кама тамагы муниципаль районының МТЗиСЗ, “Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе” ГАУЗ да гражданнарның алда әйтелгән категориясе өчен биналарга керү  адаптациясе өчен эшләр дәвам ителә.

Югары Ослан муниципаль районында участок полиция хезмәткәрләре өчен йортлар төзү эше уңышлы бара. Бүгенге көндә Татар Бурнашево авылында участок полиция хезмәткәрләре өчен йорт  төзелә. Подрядчы оешма – “ЭЛПЭК” ҖЧҖ. Эшләрнең инвесторы -  Татарстан Республикасы президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды. Подрядчы тарафыннан фундамент салынды, диварлар төзү эшләре тәмамланды. Канализация һәм су белән тәэмин итүнең тышкы челтәрләре сузылды.  Эшләрне 30 октябрьгә тәмамлау планлаштырыла.

2013 елның гыйнвар-августында Россиядә торак файдалануга  тапшыруның күләме арткан, 2012 елның аналогик чоры белән чагыштырганда 8%ка – 31,9 миллион кадрат метрны тәшкил иткән, диелә дәүләт статистика Федераль хезмәте (Росстат) материалларында.

18
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Түбән Камада ягулык чоры башланды. Җылылык, иң беренче чиратта, социаль объектлрга – балалар бакчалары, мәктәпләр һәм сәламәтлек саклау объектларына биреләчәк. Йортлар һәм фатирлар киләсе атнадан җылына башлаячак.

ТР Чирмешән муниципаль районы Югары Каменка авылында бер ай эчендә яңа фельдшер-акушерлык пункты бинасы төзеделәр, әлеге  бинаны ачу тантанасы бәйрәм атфосферасында үтте. Блок-модульле ФАПта барлык шартлар да бар: су, электр, газ һәм канализация. Пункт территориясенә чәчәкләр утыртылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International