ЯҢАЛЫКЛАР


26
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Новые сетевые технологии” ҖЧҖнең “Коммуналь энергетиканы модернизацияләүгә яңа карашлар” дигән темага презентация булды.

“Мәгариф  өлкәсен алдан чарасын күреп үстерү һәм модернизацияләүдән башка инновацион икътисад формалаша алмый”, - ди ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу турыда ул бүген, ТР Дәүләт Советына ел саен традицион рәвештә җибәрә торган юлламасында хәбәр итте.

Банк урамы буенча урнашкан 22 һәм 37 номерлы йортларда яшәүчеләр капиталь ремонтны зарыгып кеттеләр. Бу елны аларның йорты ерактан үзенә җәлеп итеп тора. “ Мин бу ертты чирек гасыр яшим. Ул искергән иде, подъезд эченә керергә куркыныч иде. Ә хәзер монда чиста, уңайлы, матур. Күңел шатлана”, - ди 37 нче номерлы йортта яшәүче Люция Ибраһимова.

Әлмәттә 8 универсаль спорт мәйданын төзү эшләре старт алды. Әлеге проект, 2013 елгы Универсиадага төзелгән “Казан-Арена” футбол стадионын төзүдә актив катнашкан Әлмәтлеләргә бүләк формасында тормышка ашты. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, стадион төзүдә катнашкан  муниципаль оешмалар рейтингында, Әлмәт Республика буенча өченче урынны алды. Төзелеш өчен кирәк булган 18 млн. күләмендәге финанс чаралары республика бюджетыннан бүленеп бирелде.


25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе

Иртәгә, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең “2013-2014 еллар ягулык чорының башланкы турында” дигән карары нигезендә, “Казанская теплосетевая компания” ААҖ  торак йортларга, иҗтимагый, административ биналарга һәм сәнәгать предприятиеләренә җылылык бирү эшен башлады. Бу турыда бүген,  “Казанская теплосетевая компания” ААҖнең пресс-хезмәте хәбәр итте.

24 Мамадыш гаиләсе бүген шәһәр үзгендәге яңа фатирларга ия булды. Энгельс урамы, 85 буенча урнашкан йортның тантаналы ачылышы үткәрелде. Элек бу урында, шәһәрнең нәкъ үзәгендә, 5 барак бар иде, тиздән күршесендәге ике яңа йорт та ачылырга тора. Бүген  Энгельс  урамы, 85 буенча урнашкан яңа 30 фатирлы йорның фатир ачкычларын тантаналы рәвештә тапшырдылар.

24
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Татарстан Республикасы Спасс муниципаль районының Аграмаковка  һәм Иске Рәзәп авыл җирлекләрендә участок полиция хезмәткәрләре өчен йортлар төзелә.

Потапово-Тумбарлы авыл җирлегенә караган Васькино-Туйралы  авылында, тантаналы рәвештә, күп функцияле үзәк ачтылар. Әлеге үзәк үз эченә клуб, китапханә һәм фельдшер-акушерлык пунктын ала. Әлеге бинаның беренче ташы агымдагы елның апрелендә салынган, һәм менә, сентябрь аенда, объект тантаналы рәвештә ачылды.

Игорь Слюняев Татарстанда тормышка аша торган энергияне саклау Программасын югары бәяләде.

23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында “Алабуга” ППТ МИЗ инфраструктурасы объектларын проектлаштыру һәм төзү сораулары тикшерелде. Әлеге чараны И.Э. Фәйзуллин үткәрде. Киңәшмәдә министрның беренче урынбасары Хәнифов Ф.М., министр урынбасары Аляшев Ю.Л., “Алабуга” ППТ МИЗ” ААҖ, “Татинвестгражданпроект” ГУП, “Камгэсэнергострой” ААҖ һәм субподрядчы оешма җитәкчеләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International