Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы хезмәткәрләре бүген «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясендә катнашты.
Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру ахырына якынлаша. Мәгариф өлкәсендә бер генә объект - Менделеевск муниципаль районында балалар бакчасы гына эштә кала. Аның буенча үтәлеш 98% тәшкил итә. Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте.
ТР ГИСУ мәгълүматлары буенча, Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасы төзелеше 52% ка үтәлгән.
Татарстан Рәисе, «Тормыш өчен инфраструктура» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе рәисе буларак, Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша РФ Президенты каршындагы Советның Стратегик үсеш һәм милли проектлар буенча эш төркеме утырышында катнашты.
Казанда Серов урамында бульвар ачылды, анда беренче чиратны төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Җәмәгать урыны сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен җайлаштырылган. Төзекләндерү эшләре «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарылды.
Екатеринбургта кичә Халыкара төзелеш атналыгы старт алды, аның кысаларында бер үк вакытта XI Халыкара форум, 100+ TechnoBuild күргәзмәсе һәм IV Халыкара төзелеш чемпионаты узачак. Чаралар «Екатеринбург-ЭКСПО» МВЦда 1 октябрьдән 4 октябрьгә кадәр уза.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары итеп Дамир Шәйдуллин билгеләнде, тиешле документка ТР Премьер-министры Алексей Песошин кул куйды.
Мәскәүдә «Яшәү өчен инфраструктура» Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе утырышын Татарстан Республикасы Рәисе, «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча Россия Федерациясе Дәүләт Советы комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының гомуми үтәлеше 97% тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Татарстан Республикасында төзелеш программалары тулы куәтенә гамәлгә ашырыла - әзер объектлар атна саен файдалануга тапшырыла. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.