Бүген ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгында ашыгыч медицина ярдәме Хастаханәсе сәламәтлек саклау объекты булган Казан шәһәре “ 7 нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең” ГАУЗ территориясендә файдалануга тапшыру соравы буенча киңәшмә булды. Әлеге чараны ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры И.Э. Фәйзуллин үткәрде.
“Казань-Арена” футбол стадионында сәхнә конструкцияләрен монтажлау тәмамланды. Сәхнә пирамида формасында эшләнгән, аның түбәсен студент Уеннары Уты өчен эшләнгән алты тонналы касә бизәп торачак.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков, СРОның еллык йомгаклау йомгаклау җыелышында чыгыш ясаганда, “Татарстан Республикасы төзүчеләр бердәмлеге” үзеннән-үзе көйләнә торган оешма, куркынычсызлык белән тәэмин итү, озын гомерле булу, төзелеш объектларының ышанычлы, эшләнгән эшләрнең сыйфатлы булуы, хезмәтнең куркынычсыз шартларын тудыруда зур өлеш кертә, дип билгеләп үтте. Җыелыш Казанда үтте, әлеге чарада, шулай ук, республиканың Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык Министрлыгында Новосибирск өлкәсе муниципаль оешмаларының җитәкчеләре белән очрашу булды. Очрашуны Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде.
Бүген Әлмәттә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ЧТПЗның төп акционеры Андрей Комаров, “Алнас” заводы эшчеләренә “Перспектива” торак комплексыннан фатир ачкычлары тапшырдылар. Тантаналы чарада, шулай ук, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин, шулай ук шәһәр, республика хакимияте вәкилләре һәм “Римера” компанияләр төркеменең җитәкчелеге катнашты.
Татарстанда капиталь ремонт программасы буенча республиканың барлык муниципаль районнарындагы 823 йортның 760ында эшләр башланган. Хәзерге вакытта эшләнгән эшләрнең гомуми суммасы 1 млрд. 739 млн. сум, әлеге сан еллык лимитның 37 процентын тәшкил итә. Әлеге мәгълүматларны бүген, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР Хөкүмәт Йортында узган, төзелеш һәм капиталь ремонтка багышланган, атна саен үткәрелә торган республика киңәшмәсендә әйтте.
Бүген “Татинвестгражданпроект” ГУПның актлар залында төзелеш тармагында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасы сораулары буенча эшче төркемнең киңәйтелгән утырышы булды. Утырышны Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары А.С. Әхмәтшин үткәрде. Утырыш эшендә, шулай ук, “Татарстан Республикасының төп инвестицион-төзелеш идарәсе” ГКУ башлыгы Р.Ф. Нуруллин, ТР дәүләт төзелеш күзәтү Инспекциясе башлыгының беренче урынбасары И.Н. Плюснин, шулай ук төзелеш оешмаларының җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты.
www.reformagkh.ru интернет-порталында идарә компанияләре, торак милке товариществосы, торак кооперативлары һәм башка махсуслашкан кулланучылар кооперативларының 2012 елдагы эшчәнлегенең эффективлыгын бәяләү рейтингына йомгак яалды. Әлеге рейтингка 13 000 артык оешма кергән. Хәзерге вакыта барлыгы 17 307 оешмага рейтинг бирелгән . РейтинглардаТатарстан Республикасы, Самара һәм Вологодск өлкәләре оешмалары аеруча актив катнашты.